erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Минем хатынга чәчәкләр биргәнче үзеңә яңа күлмәк алып кияр идең".

Бу абый бигрәк хәерче икән, аның хәтта кошелегы да юк

70нче еллар башында туганнарым киңәше белән Түбән Кама шәһәренә килдем. Ул вакытта шәһәрдә бер институт (КХТИ филиалы) һәм энергетика техникумы бар иде. Мин бу шәһәрдә химкомбинатның автоцехына эшкә кердем. Бер үк вакытта институтка имтиханнар тапшырдым. Беркөнне институтның завучына чакырдылар. Завуч: “Сочинениеңне киредән күчереп яз, анда хаталар бар”, – дип, миңа чиста кәгазь сузды. Сочинениене күчереп яздым, завуч укып чыкты да, сейфына салып куйды. Аннан минем каршыма килде дә: “Котлыйм, студент булуыгыз белән!” – дип, кулымны кысты. Шатлыгымнан нишләргә дә белмәдем... Бик зур рәхмәт әйттем.

Ишегалдына чыктым. Анда “Москвич” машинасы тора иде. Шоферының кулында машинаны кабызу боргычы. Завуч та ишегалдына чыкты. Шофер миңа, әйдә танышыйк, диде. “Минем исемем Газинур, ә бу минем хатыным, Рәисә Каюмовна”. Мин дә исемемне әйттем. Машина белән проблема икәнен аңлап алып, машинаңның стартерын бир, рәтләп алып килермен, дидем. Бер атнадан стартерны рәтләп алып килдем. Ишегалдында Газинурны очратмагач, стартерны завуч бүлмәсендә калдырырга туры килде.

Берничә айдан гына Газинур белән очрашырга туры килде. Ул мине күргәч, рәхәтләнеп елмайды һәм: “Шәп ремонтлагансың стартерны. Кышкы салкыннарда да машина сынатмады”, – диде. Һәм акча сузды. Янәшәдә генә бер малай басып тора иде. Ул Газинурның улы булып чыкты. “Әти, – дип дәште ул. – Бу абый бигрәк хәерче икән, аның хәтта кошелегы да юк!”

8 март бәйрәме килеп җитте. Бүләкләр бирешкәннән соң студентлар кайтып китте. Ә мин калдым. Рәисә Каюмовнага чәчәкләр бирергә.

Беркөнне Газинур мине очраткач: “Минем хатынга чәчәкләр биргәнче үзеңә яңа күлмәк алып кияр идең. Алайса институтка эш киеменнән йөрисең, Җитмәсә үзең шырпы кебек ябык. Тазар”, – диде дә миңа ашханәдә ашау өчен 10 талон сузды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3нче курста минем укуда “койрыклар” булгалый башлады. Зачет кенәгәсен алдым да директорга кердем. “Укуымны техникумда дәвам итәм”, – дидем. Әмма мине институтта калдырдылар. 4нче курска күчкәнемне белгәч, бик сөендем. Яхшы укый башладым. 1974 елда дипломлы булдым. Киң профильле техник-электрчы һөнәре алдым. Диплом тапшыру тантанасында завуч Рәисә Каюмовна да катнашты. Ә без студентлар күп идек. Рәисә Каюмовна минем янга килеп, дипломымны карады, мактады һәм мине кочаклап алды. Газинурдан дип бүләк тә бирде. Ап-ак күлмәк иде ул.

...Үткәннәр онытылмый. Яхшы кешеләр бигрәк тә.

Абдулкасыйм Кадермәтов.

Арча

фото бизәү өчен алынды: dusuncemektebi.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X