erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Министр иртә йөри

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 21 июльдә иртән сәгать җидедә Арчада иде инде. Аны Арча район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

Айрат Сафиуллин – беткән авылга җан биргән кеше. “Әти башлап җибәрде, мин дәвам итәм”, –ди ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 21 июльдә иртән сәгать җидедә Арчада иде инде. Аны Арча район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

Минстр “Кырлай” ширкәтендә яшелчә һәм бәрәңге басуларында булды. Хуҗалык җитәкчесе Марат Кәримов эшләр барышы белән таныштырды. Яшелчә үсентеләрен теплицаларда әзерлиләр. Салатларның беренче уңышын җыйнап сатканнар инде, хәзер яңадан утыртып чыкканнар.

Бу хуҗалыкта сугару системасы әйбәт куелган. Бер мең гектарда бәрәңге сугарып үстерелә. Бәрәңгенең төрле сортлары игелә. Августта иртә сортларны ала башлаячаклар. “Быел басуларга 15 мең тонна органик ашламалар чыгардык”, – диде Марат Кәримов.

Бәрәңгедән мул уңыш көтәләр. Бер төптә 20гә кадәр бүлбе булган сортлар бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Министр иген басуларын карап узды, аларның торышын ошатты. “Пионер” ширкәте  игенчеләре дә зур хезмәт куйган. Министр инвестор Айрат Сафиуллинның Пионер авылындагы терлекчелек торакларында да булды. Романов токымлы сарыклар үрчетәләр, авырлыклары бер тоннага җитә торган токымлы сыерлар, үгезләр асрыйлар.

Марат Җәббаров “Северный” ширкәтенең Илдус, Шекә авылларында фермаларда, Шушмабаш та машина-трактор паркында булды.

Хуҗалыкта һәр тармакта  яңарыш бара, заманча технологияләр кертелә. Инвестор ярдәмендә ике терлекчелек комплексы төзелде, яңа техника кайтып тора. Быел урып-җыюга әзерлек буенча үткәрелгән конкурста беренче урынны алдылар.

Министр бу көнне Арча сорт сынау участогында инвесторлар һәм район башлыклары белән уздырылган зона семинарларында да катнашты. Бу турыдагы язманы газетабызның җомга санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X