erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды

«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды

«Республика затлары» дип исемләнгән күргәзмәләр циклын «Россия — минем тарих» мультимедиа паркы башлап җибәрде. 

26 залдан торган күргәзмә Татарстан Республикасының беренче Президенты халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулуга багышланган. 133 экранда фото- һәм видеоматериаллар тәкъдим ителгән. Минтимер Шәймиевнең шәхси материаллары да куелган. Алар арасында партиягә керү турында гариза, эш өстәле һәм кулдан язылган автобиография бар. 

«Советлар Союзы таркалган елларда аңа федераль үзәк белән гадәти булмаган карарлар кабул итәргә, мөнәсәбәтләрне җайларга туры килде. Федераль, хәтта дөньякүләм масштабтагы сәясәтче ул. Без Минтимер Шәриповичка аның дәресләре һәм ул еллардагы ярдәме өчен рәхмәтле», — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмә ачылышында. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Минтимер Шәрипович Татарстан икътисадын һәм без эшли алган продукцияне дөньяга тәкъдим итте, шул рәвешле, ярдәм кулын сузды. Халык эшсез калган елларда республикада авария хәлендәге торак фонды барлыкка килде, меңләгән кеше яңа торакка күченә алды. Ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», — диде ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев.

Күргәзмә «1990 еллар», «2000 еллар» һәм «2010 еллар» (2020 елны да кертеп) хронологиясе буенча өч бүлектән тора. Биредә Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, ТР Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгы, 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү, тузган торакны бетерү, газлаштыру һ.б. социаль программаларны гамәлгә ашыру хакында архивтагы сирәк материаллар, заманча фото- һәм видеоматериаллар бар.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/official/20-01-2021/respublika-zatlary-proekty-mintimer-sh-ymiev-k-rg-zm-se-bel-n-achyldy-5800313

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре минтимер шәймиев

2
X