erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мирзаяновлар гаиләсендә тирән кайгы

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсенә тирән кайгы килгән. Шушы матур язгы көннәрдә якын кешеләре якты дөньядан киткән. Бу хакта Алмаз үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Зөлфирәмнең әтисенең (бабайның) әнисе Җәвирә дәү әни белән без бу фотода! Сиздем бүген кайтасыгызны дип сөенеп каршы алучы, озакка китмәгез дип озатып калучы, йоклагыз рәхәтләнеп диюче, бер-берегезгә матур итеп кенә эндәшегез дип киңәшләр бирүче, безне телевизордан күрсәткәнне көтеп алып экранга терәлеп диярлек караучы, сары фантиклы карамель конфетыннан башка калганнарын үз итмәүче, башка әбиләргә һич кенә дә охшамаган, үзенчәлекле дәү әни! Зур яшьтә кебек тә түгел, нәкъ безнең дулкында булуы рәхәт иде! 17 майда 80 яшен тутырасы иде. Бүген кайтмаска дип китте. Өйне моңсулыкка күмеп, тамакта төер калдырып китте. Урының җәннәттә булсын, дәү әни! Авыр вакытта ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Бүгенге көндә больница юлларында йөрергә аеруча авыр. Керергә ярамагач, телефоннардан җавап булмагач,билгесезлектә калган мизгелләр булды. Инстаграммда ярдәм сорап куйган игъланга битараф булмаучыларга аерым рәхмәт! Йөргән юлларыгызда үзегез кебекләр очрап торсыннар! Сәламәт булыгыз!» – дип кайгысын уртаклаша Алмаз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://www.sahne.ru/news/xeberler/mirzayanovlar-gailsend-tirn-kaygy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X