erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Митрополит Феофан: Конституциягә төзәтмәләр кертү — безнең мәнфәгатьләрне яклау

Конституциягә төзәтмәләр кертү Россия халкын социаль планда яклаячак һәм РФ халыкларына мәдәниятләрен, телләрен сакларга һәм үз мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек бирәчәк. Бу фикерне үзенең видеомөрәҗәгатендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан әйтте.

«Конституциягә төзәтмәләр кертү бик мөһим. Дәүләтебезнең гомер буе бәйсез һәм суверен булуы кирәкмиме әллә безгә? Безнең балалар, хатын-кызлар, өлкәннәрнең конституцион планда социаль якланган булуы кирәкмиме? Без халкыбыз белән бербөтен һәм без төзәтмәләр кертәчәк Конституция — безнең мәнфәгатьләрне алга таба яклау ул», — диде митрополит Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп.  

Россиянең Төп законын үзгәртү илгә киләчәк таләпләренә каршы торырга ярдәм итәчәк дип ышана владыка: «Күрәсезме, коронавирус нинди куркыныч китереп чыгарды — бу күзгә күренми торган дошман. Ә читтән никадәр авырлык! Ә Татарстан халкының бердәмлеге бөтен Россиягә күрсәтелергә тиеш, без икътисади һәм мәдәни яктан гына алга киткән республика түгел, ә үзебезнең сайлау өчен дә җаваплы.

Алдарак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр кертү илнең киләчәк уңышларына нигез салырга ярдәм итәчәк дип белдергән иде.

Төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү 25 июньдә башлана һәм 1 июльдә төгәлләнә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/LkcjNxM8U6M" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X