Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мәхәббәт нишләттең син мине?

    Ничек гаиләне саклап калырга, балаларны ятим итмәскә? Сүзебез шул турыда булыр.

    Аерылышучылар күп. Нинди матур итеп никах укыталар, туй үткәрәләр, әмма озак та үтми никахлары таркала. Әлбәттә, матур гомер кичерүчеләр дә күп. Анысы сөенечле хәл. Ә менә яшь парларның аерылышу күренеше борчу тудыра. Ничек гаиләне саклап калырга, балаларны ятим итмәскә? Сүзебез шул турыда булыр.

    Арча үзәк китапханәсендә бик матур кичә булды. Анда өйләнешәсе яшь парлар чакырылган иде. Ничек гаиләне саклап калу турында киңәшләрен бирергә педагог--психолог, район хатын-кызлар советыннан, ЗАГСтан, район "Ак калфак" җәмгыятеннән килгән иделәр. 44 ел бергә гомер кичергән Рәмзия һәм Альберт Хәмидулиннар да кичәнең күрке булып торды.

    Киңәшләр күп төрле: бер--берегезне ихтирам итеп, каршы әйтмичә, олыларны хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Моны барыбыз да белә. Ә гаиләләр таркала... Ныклыкның серләре нидә? Арча педагогика көллиятеннән килгән педагог--психолог Клара Хуҗина киңәшләре уйланырлык иде. "Бер--берегезне күбрәк мактарга тырышыгыз, -- диде ул. -- Әти--әнисе янында иреңне яки хатыныңны бервакытта да яманламагыз, начар сүз әйтмәгез, ул бит аның баласы, кадерлесе, ананың йөрәген бозмагыз, бер--берегезне гафу итә белегез, ачуны, үпкәне эчтә җыеп йөрмәгез, мәсәлән, ирегез акчаны икенче бер нәрсәгә тотты, ди, ә сез аны җайлап кына, мин ул акчага балага киемнәр алырга теләгән идем, дип йомшак кына әйтеп куегыз. Ирегезнең күңеле йомшап китәр һәм ул акчаны икенче юлы, мә, кирәк әйбереңне ал, дип үзе кайтарып бирер."

    Район хатын--кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина чыгышы да бик файдалы булды. "Гаиләдә тәртипле, акыллы, нык сүзле ир булганда гаилә дә, балалар да тәртипле була, нишләптер аның туганнары да, килен, кияүләре дә тәртипле, әйбәт була, -- дип сөйләде ул. -- Чөнки гаиләдә зирәк акыллы ир кеше баш". 

    "Ак калфак" җәмгыяте җитәкчесе Алсу Закарова киңәшләре дә кызыклы иде. Ул киңәшләр гореф--гадәтләргә корылган иде. "Бала тудыру йортыннан кайткан хатынны кадерләргә кирәк, -- дип сөйләде ул. -- Балага 40 көнгә кадә зиратта ике кабер ачык торыр, ди. Берсе анага, икенчесе -- балага. Аларның гомерләре кыл өстендә. Әнә шул өзелмәсен өчен тырышырга кирәк." Баланы мунча кертүнең дә үзенең матур йоласы бар. Элек мунчаны яккач, иң элек мунчага авылның авыр хәлле карчыгын кертә торган булганнар. Ул карчык рәхмәтләрен укый--укый юынган мунчага яшь баланы кертү үзе бер саваплы эш булган. Әнә шундый күңелләрне нечкәртә торган йола--гадәтләребез дә гаиләнең ныклыгына китергән.

    Ире белән озын гомер иткән Рәмзия Хәмидуллина: "Ирегезне тәмле ризыклар пешереп эштән каршы алыгыз, -- дип киңәш итте. -- Тәмле ризык ирегезнең күңелен эретер". Бу турыда тулырак итеп район газетасында язарбыз.

    Кичәне китапханәче Илсөяр Яхина алып барды. Ул җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Илдар Юзеевның бик матур шигыре бар. Ул "Мәхәббәт нишләттең син мине?" дип атала.

     

    "Биеттең, елаттың, өемне гөл иттең,
    Кем идем, кем иттең, көнемне көн иттең",  -- дигән сүзләр бар анда. Эх, шулай гына булсачы! Шулай булсын дип тырышып йөрүебез.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: