erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәхәббәт нишләттең син мине?

Сүзебез гаилә турында булыр. Гаиләне ничек саклап калырга?

Кеше белән еш аралашкач, төрлесен ишетергә туры килә. Сүзебез гаилә турында булыр. Гаиләне ничек саклап калырга? Чөнки аерылышучылар күп.

Район үзәк китапханәсендә булып узган Бәхетләре булсын гомерлек кичәсен нәкъ менә шул темага багышлап үткәрделәр. Өйләнешәсе яшь парларны, 44 ел бергә гомер иткән Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннарны чакырганнар. ЗАГС, хатын-кызлар советы, “Ак калфак” җәмгыятеннән дә вәкилләр, педагог-психолог та бар иде.

 Кичә Илдар Юзеевның “Мәхәббәт нишләттең син мине?” шигыре белән башланып китте. “Күңелне баеттың, телемне бал иттең...”. Әлеге татлы сүзләрдән соң: “Ялгызым калдырдың, татлы яшь тамдырдың, күңелне нечкәрттең, нишләттең, нишләттең?” – дигән әрнүле йөрәк ачысы да бар. Бүгенге сөйләшү дә ничек ялгыз калмаска, күз яше түкмәскә, балаларны ятим итмәскә – шул турыда булыр. Арча педагогика көллиятеннән килгән педагог-психолог Клара Хуҗина киңәшләре берәүне дә битараф калдырмас. “Әти-әнисе янында ирегезне яки хатыныгызны бервакытта да яманламагыз, ана йөрәген бозмагыз”, – диде ул. Ә миңа бервакыт бер ана: “Казаннан кунакка кайткан саен килен тавыш чыгара, малайны яманлый. Кайтмасалар яхшырак...” – дип, елый-елый сөйләгән иде. Бүген ананың улы мәрхүм инде, “үлеп котылды” дип соңгы сүзен әйтте ана...

Бер-береңне гел мактап тору да мөһим. Кешене үсендереп торучы әһәмиятле алым бу. Бервакыт бер хатын: “Минем ирем кояшны каплаучы, – дип сөйләде. – Гел начарлыкны гына күрә, башкаларны гаепли, яши башлагач, бер 10 еллап булгандыр, эх, нинди кызларым бар иде.., дип, каныма тоз салды. 30 ел яшибез инде, минем иремнән юньле сүз ишеткәнем юк...”. Бу җәһәттән, хатыны вафат булгач, бер ирнең редакциягә бик ачынып язган хаты искә төште. “Ник без хатын-кызның исән вакытта кадерен белмибез икән, – дип ачынып язган иде ул. – Алар өйдә күпме эш башкаралар икән! Хәзер барысы да үз өстемә өелеп калды. Аңламаганмын. Бик нык үкенәм...”.

“Бер-берегезне гафу итә белегез”, – дип тә киңәш итте педагог-психолог. “Минем хатын гомер буе миңа нәрсәгәдер үпкәләп дәшмичә йөри, – дип сөйләгән иде бер ир-ат. – Атналар буе сөйләшмибез. Нәрсәгә үпкәләгенен дә аңламыйм. Андый хатын белән яшәве яман. Арада җылы калмады...”

Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллинаның чыгышы  уйландырырлык иде. “Гаиләдә тәртипле, зирәк акыллы, нык сүзле ата баш булганда барысы да уңай булыр, – дип сөйләде ул. – Аның гаиләсе дә, балалары да үрнәк булыр, кияү, киленнәре дә үзләренә охшап килер...” “Яңа өйләнешкән парларның һәркайсы үз  әти-әнисенә кадерле бала, – дип тә сөйләде ул. – Кемнеңдер кадерлесен рәнҗетүдән сакланыйк...”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Озын-озак бергә гомер кичергән Хәмидуллиннарның киңәшләре   кызыклы иде. “Ирегезне тәмле ризыклар пешереп сыйлагыз”, – дип киңәш итте Рәмзия ханым.

Районның “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Алсу Закарова электән яшәп килгән гореф-гадәтләрнең гаиләне саклап калудагы әһәмияте турында сөйләде. “Бала тугач, 40 көнгә кадәр зиратта ике кабер ачык торыр, – дип сөйләде ул. – Ана белән бала гомере кыл өстендә булыр. Яңа бала тапкан хатынны кадерләргә, сакларга кирәк”. Яшь баланы мунча кертүнең дә үз йоласы бар. Иң башта мунчага авылның авыр хәлле карчыгын керткәннәр. Карчыкның рәхмәтләре белән сугарылган мунчада баланы юындыру саваплы булган.

Кичәне китапханәче Илсөяр Яхина алып барды. Җыр, шигырь, уеннар белән үрелеп барды ул. Күңелле һәм файдалы булды. Язмамны тәмамлаганда   тагын бер хәлне сөйләми кала алмыйм. Яшь хатын авырлы. Туганнары туган көнгә чакырган. Ирнең барасы килә, яшь хатынның юк. Ир туган көнгә барган. Икенче көнне хатын, әйберләрен җыеп, әнисенә кайтып киткән. Гаилә таркалган... Бу безнең районда булган хәл. Кем хаклы? Уйланыр өчен вакыйганы ачык калдырам. Аерылышкан гаиләләрнең берсе шушы.

Румия Надршина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев