erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөхәммәт Мәһдиев музеена нәсел җебен өйрәнүче кунак кайтты

Мөхәммәт Мәһдиев музеена килүче кунакларның ниндие генә юк. Кичәге кунак Санкт-Петербургтан ук кайткан – Ренат Зиннәтуллин.

 

Ул төп чыгышы белән Яшел Үзән шәһәреннән, хәрби кеше. Тамырлары Казаннан, ә бабайларының нәселе Мәһдигә барып тоташа. Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, бабайларының чыгышын, туган-тумачаларын төгәл барлау максаты белән Ренат хатыны Лилия, уллары Камил, Данис белән былтыр ук музейга кайтты. Ул вакытта аның мәгълүматы бик аз иде. Музей фондындагы мәгълүматлар белән тулыландырып, өстәмә материаллар табып, ул әнисе ягыннан ике йөздән артык нәсел кешесен барлап, кайберләренең фотолары һәм тулы мәгълүматлары белән әзер шәҗәрә ясап алып кайткан. Анда язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев тә бар. Чөнки Ренат - Мөхәммәт аганың әтисе Сөнгатулланың бертуганы Хәлилнең оныкчыгының малае. Ренат ясаган шәҗәрә кәгазен таратып карарга да байтак урын кирәк. Янында шатлык хисләре кичергән әнисе Земфира ханым, яраткан улы Данис, бертуганының кызы Алисә белән кайткан Ренатның бу хезмәте һәммәбезгә үрнәк.

Халидә Габидуллина,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X