Реклама
Әлеге юл һәлакәте Казанда булган.
Җиңел машина каршы як полосага чыккан һәм мәктәп автобусы белән бәрелешкән. Автобус юл читенә төшеп киткән. Бәхеткә каршы авария вакытында автобуста балалар булмый. Тик җиңел машинада утыручы бала зыян күрә, аягы җәрәхәтләнә.
Медицина хезмәткәрләре тиешле ярдәмне күрсәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз