erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәп балаларын бушлай ашату өчен өч елга барлыгы 5,8 млрд сум акча каралган

Башлангыч мәктәп балаларын бушка ашату өчен күпчелек акча федераль бюджеттан бирелә

Татарстанда башлангыч мәктәп балаларын бушлай ашату өчен тотыласы акчаның 58 проценты федераль бюджеттан бирелә, 42 процентын республика каплый. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«Татарстанда 2020/2021 уку елында башлангыч сыйныфларда 209 мең бала укый. Аларның барысы да бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән. Агымдагы елның дүрт ае өчен 860 млн сумга якын акча каралган. Бу сумманың 58 проценты федераль, 42 проценты — республика бюджетыннан бирелә», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр сүзләренчә, мәктәп балаларын бушлай ашату өчен өч елга барлыгы 5,8 млрд сум акча каралган. Закон буенча, башлангыч сыйныф укучысына көненә бушлай ким дигәндә бер мәртәбә җылы ризык һәм җылы эчемлек бирелергә тиеш. Илсур Һадиуллин ризыкның бары тик мәктәптә генә бирелүен искәртте. Укырга килмәгән баланың өлеше өенә җибәрелми.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанда 81 процент мәктәп ризыкны үз ашханәсендә әзерли, 19 проценты махсус оешмалар китергәнне тарата. Республиканың 17 районында мәктәпләрне кайнар ризык белән тәэмин итүче 16 оешма бар. Министр әйтүенчә, меню ике атна алдан Роспотребнадзор белән килештерелә.

Мәктәптә туклану буенча сораулары, тәкъдимнәре булган ата-аналар, укытучылар министрлыкның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә ала. Телефон номеры: (843) 294-95-70.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/08-12-2020/bashlangych-m-kt-p-balalaryn-bushka-ashatu-chen-k-pchelek-akcha-federal-byudzhettan-birel-5791136

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X