erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәп директоры баланы беренче сыйныфка укырга кертү өчен ришвәт алган

Казан мәктәбе директоры баланы беренче сыйныфка укырга кертү өчен ришвәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, 167нче мәктәп җитәкчесенә ата-ана мөрәҗәгать иткән һәм баланы беренче сыйныфка кабул итүне сораган. Җитәкче хатын-кыз мәктәпкә кабул итүне 25 мең сумга бәяләгән. Директорның «бәяләре» турында беренче сыйныф укучысының әти-әнисе полициягә хәбәр иткән.

2 июльдә акча алган вакытта җитәкче хатын-кыз тоткарлана. «Ришвәт алу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Шикләнелүче җинаятькә катнашы барлыгын өлешчә генә таныган. Тикшерү вакытында ул өй арестында булачак», - диде Андрей Шептицкий.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X