erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәп линейкаларында 100 кеше генә катнаша алачак

Татарстанда 1 сентябрьдә урамда уза торган линейкаларда 100 кеше катнаша алачак, бинада — 50 кеше.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

«1 сентябрьдә линейкаларны безгә тыймыйлар, бездә булачак, әмма кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Урамда линейкада катнашучылар йөздән, ә бинада илледән артмаска тиеш», — дип аңлатты спикер.

Мәктәпләрдә башка күмәк чаралар кичектереләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Мәктәпләрдә чаралар булачак, әмма алар параллель сыйныфлар белән бергә яки аерым сыйныфларда булачак. Бу мәктәптәге балалар санына бәйле», — диде Алсу Әсәдуллина.

Ата-аналарга мәктәпкә битлек киеп килергә кирәк булачак, дип искәртте ул.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/28-08-2020/tatarstanda-1-sentyabrd-m-kt-p-lineykalarynda-100-keshe-gen-katnasha-ala-5766888

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X