erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәпләр ябылу турындагы сорауга нокта куелды

Күпләрне кызыксындырган сорау бу.


Ләйлә Фазлыева 20 сентябрьдән соң мәктәпләр ябылу турындагы сорауга нокта куйды
Республика вице-премьеры мәктәп укучыларының коронавирустан саклану чараларын яхшы үтәвен искәртте.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Хөкүмәтенең 20 сентябрьдән соң республикада мәктәпләрне ябуга бәйле планы юк. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Юк, бу планлаштырылмый. Без эшне иминлек чараларын үтәп дәвам итәргә тиеш. Һәр сыйныф үзенә беркетелгән бүлмәдә утыра. Белем бирү учреждениесенә килүнең төрле вакыты бар. Бу авыру кисәк таралмасын өчен кирәк. Сакланганны Ходай саклар», — диде Фазлыева.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белем бирү учреждениеләре 1 сентябрьдә гадәти режимда эшли башлады, шунлыктан аларның ябылуы турында сүз бармый. Балалар барлык иминлек чараларын да яхшы үти һәм хәтта өлкәннәрне дә өйрәтә ала, дип искәртте вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева белән интервьюны sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында танышырга мөмкин. Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/05-09-2020/l-yl-fazlyeva-20-sentyabrd-n-so-m-kt-pl-r-yabylu-turyndagy-sorauga-nokta-kuydy-5768897

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X