erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәпләрдә бушка ашатачаклар

Һәркемгә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү: районда моның өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган.

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды.Тиздән районыбыз мәктәпләре үзләренең ишекләрен ачар. Гадәттәгечә, август киңәшмәсе алдыннан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Узган уку елы ничек тәмамланды? Яңа уку елында алда нинди бурычлар тора? Менә шул хакта әңгәмә кордык.

– Рамил Данилевич, сүзне районыбызда белем бирүнең ничек оештырылуыннан  башлыйк әле.

  – Бүген районда 36 гомуми белем бирү мәктәбе – 15 урта, 18 төп, 3 башлангыч мәктәп (алардан тыш ике өстәмә белем бирү йорты, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр  интернат-мәктәбе) – эшли. Мәктәпләрдә балага сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү өчен көчле кадрлар составы, матди-техник база бар.     

 – Җитәкче һәм педагогик кадрларның әзерлеге мөһим роль уйный. Бу турыда да әйтеп үтсәгез иде.

– Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләрендә  эшләүче 1160 мәгариф хезмәткәренең 89 проценты югары һәм беренче квалификация категориясенә ия. Укытучыларбызның 97 проценты югары белемле. Педагогларның һөнәри осталыгын арттыру максатынан, ТР Мәгарифне үстерү институты, педагогик белем бирү юнәлешендәге  югары уку йортлары һәм көллиятләре белән берлектә, семинарлар осталык класслары оештырыла. Бүген районда 35 яшькә кадәрге укытучылар 20 процент кына тәшкил итә. Димәк, безгә мәгариф оешмаларына яшь белгечләрне җәлеп итү буенча эшләргә кирәк. Бу юнәлеш буенча районыбызда  “Яшь педагог мәктәбе” проекты тормышка ашырыла. Яшь укытучылар тәҗрибәле укытучылар дәресләрендә катнашалар, түгәрәк өстәлләрдә фикер алышалар. Яшь белгечләр арасында КВН, квестлар үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел 6 яшь белгеч “Безнең яңа укытучы” грантын отты. 17 укытучы “Укытучыларның һөнәри үсешенә грант ярдәме” бәйгесендә җиңү яулады.   

–Беркемгә дә сер түгел: мәктәпләрнең язмышы алардагы укучылар санына  бәйле. Быелгы уку елында 1 нче сыйныфка ничә бала керәчәк?

– 1 нче сентябрь көнне районыбыз мәктәпләрендә  728  (узган ел 667 иде)  укучы өчен мәктәп кыңгыравы  беренче тапкыр яңгыраячак. Бу иң истәлекле көннән соң аларны алда искиткеч кызыклы мәктәп тормышы көтә. Мәктәп бусагасын атлап кергән һәр бала бары тик ныклы белем үзләштерер  дип ышанасы килә. 

 – Яңа уку елына барлык мәктәпләр, балалар бакчалары да әзерме?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе, барысы да. Яңа уку елы яңа обьектларга аеруча бай булачак.  Наласа, Арчаның 7 номерлы  балалар бакчалары үз ишекләрен  ача. Арча 2нче, Шушмабаш балалар бакчалары ныклап төзекләндерелгәннән, Урта Сәрдә башлангыч мәктәбе башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы булып үзгәртелеп эшләнгәннән соң нәниләребезне кабул итәчәк. Быел райондагы барлык мәктәпләрнең, балалар бакчаларының  яңа уку елына әзерлеген без махсус комиссия белән берлектә тикшереп, уңай бәяләдек.

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның иминлек мәсьәләләре белән беррәттән, аларның туклану сыйфатына да аерым игътибар бирә. Бу юнәлештә районда ниләр эшләнә?

– Укучыларыбыз тулысынча кайнар аш белән тәэмин ителгән. Барлык мәктәпләребездә ашханәләр эшли. Мәктәп, балалар бакчалары ашханәләре өчен алына торган ашамлыклар сыйфаты катгый контрольдә, чиста экологик ризык белән тукланалар. Быелгы уку елында 1-4 сыйныф укучылары бушка тукланачак, 51 сум 85  тиен  акчаны  дәүләт түләячәк.

–  Мәктәп автобуслары белән тәэмин итү ничегрәк тора?

– Район мәктәпләренә укучыларны йөртү өчен 24 автобус билгеләнгән.  Тагын бер сөенечле вакыйга: 17 август көнне районыбызның белем бирү учреждениеләренә Президентыбыз тарафыннан  яңа 5 автобус бүләк ителде.

– Яңа уку елы алдыннан планнарыгыз белән уртаклашып, мәгариф хезмәткәрләренә теләкләрегезне җиткерсәгез иде.

– Төп максатыбыз – белем бирү сыйфатын күтәрү. Моңа сәләтле балалар белән эшләү системасына игътибарны көчәйтү, укытучыларның һөнәри үсешен тәэмин итү аша ирешәчәкбез. Аның өчен кайбер нәтиҗәле чаралар кабул ителде: укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү буенча Казан федераль университеты һәм башка югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез.Техник иҗат, тәрбия, физкультура-сәламәтләндерү һәм массакүләм-спорт эшләрен яхшыртачакбыз. Моның өчен районда бөтен шартлар бар. Ә укытучыларыбызны иң элек яңа уку елын ачучы тантаналы бәйрәм – Белем көне белән котлыйм. Педагогтан башка укыту тормышка ашырыла алмый. Шуңа күрә мин аларга иң беренче чиратта нык сәламәтлек, шәхси бәхет, күңел көрлеге  телим. Бу ел да педагоглар өчен район мәгарифе алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итү, яңа ачышлар һәм казанышлар елы булыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X