Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мәктәпләрдә өй эшен компьютер тикшерәчәк

    Киләчәктә укытучының бер мәшәкате кимергә мөмкин.

    Киләчәктә укытучының бер мәшәкате кимергә мөмкин. Мәктәпләрдә өй эшен тикшерүне компьютерга йөкләргә җыеналар. Барысын да түгел, бер өлешен. Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев әнә шундый тәкъдим җиткергән.

    – Мөгаллимнәрнең хәлен җиңеләйтергә кирәк. Алар өй эшләрен тикшерүгә күп вакытын сарыф итә. Бу башлангыч мәктәпкә кагылмый. Әмма без әкренләп 5–6 нчы сыйныфтан өй эшләрен тикшерү буенча электрон сервислар кертергә тиеш, – ди Максут Шадаев.

    Министр белдергәнчә, илдә цифрлы белем бирү мохите формалаша. Классларның күбесендә электрон такталар, проекторлар урнаштырыла. Шулай итеп, сыйфатлы белем алу мөмкинлекләре киңәя. Ерактагы, бала саны аз булган мәктәпләрдә, белгечләр видео аша укучылар белән эшли алсын өчен, бердәм стандартлар белән тәэмин итү мөһим.

    Әлеге фикергә, сөенүчеләрдән бигрәк, сагаеп караучылар күбрәк булып чыкты. Укытучылар үзләреннән бигрәк балалар өчен борчыла.

    – Бер дә файдалы дип санамыйм. Бу бит укытучыга, өй эшен бирүне электрон формага күчерергә туры киләчәк дигән сүз. Беренчедән, баланың язуы бозылачак, аңа компьютерда язасы була. Икенчедән, фикерләү дәрәҗәсе кимеячәк. Иң яхшысы – алар үз куллары белән язсын, үз башлары белән укысын. Язмагач та, уйламагач та зомбига әйләнәчәкләр бит. Интернеттагы мәгълүматны аннан-моннан җыеп, өй эшен тиз арада эшләп куячаклар. Моннан кемгә файда? Болай да күзлек киябез. Барысы да компьютерга күчерелсә, тәмам сукыр калып бетмәбезме? – дип борчыла авыл укытучысы Раушания Маликова. – Мин химия-биология фәннәреннән укытам. Дәфтәр тикшергән өчен айга бер сыйныфка 3 сум акча алам. Математика, тел фәннәреннән белем бирүчеләргә моның өчен 15 сум өстәлә.

    – Бу яңалык гамәлгә керсә, бик сөенер идек. Укытучының вакыты янга калачак. Сыйныфта 30ар бала булганда, аларның өй эшләрен тикшерү бер дә җиңел түгел. Дәрес вакытында дәфтәр тикшереп утырып та булмый. Билгеле, бу эш өйгә кайта. Көнгә 100әр дәфтәр тикшерәм, ирем ачулана, диюче укытучылар да очрый. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Компьютер бәяне гаделрәк тә куячак, минемчә. Кайчак, укучыны кызганып, билгене арттырып та куясың. Яхшы укучы юк-бар урында хата җибәрсә, ачу да чыга. Икенче юлы сабак булыр дип, бәяне төшерергә туры килә, – ди Казан мәктәбе укытучысы Рәсүлә Шакирова.

    Арча педагогия көллиятенең элеккеге директоры, лаеклы ялда булган Илдус Сәгъдиев тәкъдимне хупламый.

    Реклама

     

    – Мондый яңалыкка бөтенләй каршымын. Укытучының эше күп дип, мондый адымга барырга ярый димени? Аларны моның урынына башка эшләрдән азат итсеннәр әнә. Укытучылар белән аралашканда, электрон хисаплар күп, дип зарланалар. Өй эшен укытучы тикшерергә тиеш. Бары ул гына гадел бәя бирә, аңламаган нәрсәне төшенергә ярдәм итә ала. Моны компьютерга йөкләсәк, укыту-тәрбия эше бөтенләй җимереләчәк, – ди тәҗрибәле педагог.

     

    Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры Рәис Шәйхелисламов фикеренчә, укытучылар өчен яхшы яңалык булачак. Бу очракта аларның балаларны укытырга вакыты күбрәк калыр иде.

     

    – Кайбер мөгаллимнәр 4–5 сәгать буе дәфтәр тикшереп арып бетә. Башка эшкә хәлләре дә калмый. Укытучыга диктант тикшерү өчен дә шактый вакыт кирәк. Язма эшләрне дөрес итеп тикшерә белгән программалар булсын иде. Андый программалар бар, ләкин кыйммәт, – ди белгеч.

    Сәрия Мифтахова

    Ватаным Татарстан

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: