Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мотоблок - туган көненә бүләк булган

    Без "ТАТМЕДИА"ның төп бүләген откан якташыбызга шалтыратып сөенечле хәбәрне җиткердек.

    "Искиткеч шатлыклы хәбәр бит бу! Минем иртәгә туган көнем дә бит, махсус шуңа туры килгән кебек. Бик зур бүләк! Рәхмәт "ТАТМЕДИА"га !  Хуҗалыгыбызга  кирәкле әйбер, мотоблогыбыз юк иде әле.

    Газета, журналларга гел язылып торабыз, укытучы хезмәтендә алардан башка мөмкин түгел. Район газетасын да яратып укыйбыз. Котлауларыгыз өчен рәхмәт. Башкаларны да вакытлы матбугатка актив язылырга чакырам,сез әйткәнчә,язылыгыз,укыгыз,отыгыз ", - диде ул.

    Реклама

    Тазалык,тынычлык белән игелеген күрергә насыйп булсын, Таһир әфәнде! Якынлашып килүче туган көнегез белән!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: