erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөмкинлекләрне кысмасыннар иде

Федераль университетның журналистика факультеты студенткасы Талия Төхвәтуллина быел беренче тапкыр сайлауда катнашты.

Талия – Арча кызы. Беренче мәктәптә белем алган. 8 сыйныфтан Арча укучылар сараенда журналистика серләренә өйрәнә башлаган. Зөлфирә Зарипова мәктәбен үткән, аның кул астында шөгыльләнеп тәҗрибә туплаган һәм журналистиканы гомерлек юлдашы итеп сайлаган кызларның берсе. 

– Бервакыт мәктәпкә укучылар сараеннан Дамир Таҗиев килде һәм үзләрендә шөгыльләнергә чакырды. Килдем, ошаттым. Ике айдан журналистика буенча китәчәгемне аңладым. Шул көнне үземә максат куеп, түгәрәккә йөри башладым. Башта радиожурналистикада шөгыльләндем, аннан “Нур” телестудиясенә күчтем. Мин укуны да, сыйныфташларым, укытучыларымны да яраттым, әмма бер ягым бар иде – бер урында тик утыруны сөймәдем. Бу журналистка кирәк сыйфатларның берсе икәнен хәзер яхшы төшендем, – диде Талия. – Бәйгеләрдә, төрле форумнарда катнашуны үз күрә идем. Тик хәзер шушы юнәлеш буенча гына алга атладым. Кайсы бәйге отышлырак, кайсы форумда нинди спикерлар, режиссерлар катнаша – шуларга игътибарны юнәлттем. Мәсәлән, “Орленок”та “Бумеранг” форумында булганда “Дисней Ленд”тан, беренче каналдан танылган шәхесләр катнашып, осталык класслары үткәрде.

Талия Төхвәтуллина “Алтын каләм” бәйгесендә 4 ел рәттән үзен сыный, җиңүләр яулый. 11 сыйныфта укыганда ул “Рус телендә иң яхшы телевизион тапшырулар алып баручы” номинациясендә җиңә. Быел “Сәләт” оешмасы үткәрә торган “Сәләткә нур булган йолдызлар” бәйгесендә “Публицистика” номинациясендә беренче була. “Әйдә, ТНВ”га бәйгесендә җиңеп чыга.

– Бу уку өчен грант та иде. Хәзерге вакытта университетның журналистика факультетында укыган өчен ТНВ каналы түли. “Алтын каләм” бәйгесендә күреп алып, “Шаян ТВ” тапшыруына чакырдылар. Бүген мин “Шаян ТВ” каналында “Яшьләр тукталышы” тапшыруы корреспонденты, шулай ук “Ялкын” журналына да даими мәкаләләр биреп барам, – ди Талия Төхвәтуллина. – Публицист буларак мин яшьләр темасын алырга тырышам. Яшьләр өчен ял урыннары, социаль челтәрләр турында язам. Мәсәлән, аудиохәбәрләр этика ягыннан ничек? Уңайлымы, юкмы? “Тик-ток” социаль челтәрен аңламаучылар бар. Яки мактау сүзләре турында. Күп балаларга мактау сүзләре җитми. Аларны беренче әти-әнидән, аннан дуслардан, укытучылардан ишетәселәре килә икән. Боларның барысына да җавап алу өчен социаль сораштыру үткәрдем.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Киләчәктә нәрсәләр көтәсез?

– Республика соңгы елларда кызу адымнар белән алга китте. Шушы темпны киметмәсен иде, – диде ул. – Халыкара спорт ярышлары, Универсиада бездә үтте. Төзекләндерүләр булды, яңа зур-зур биналар калкып чыкты. Алар республикага калды. Хәзер мин Универсиада шәһәрендәге бер йортта тулай торакта яшим. Чит илләр белән хезмәттәшлек дәвам итсен, эш урыннары булсын, хезмәт хаклары артсын иде.

– Теләкләрегез?

– Безнең республикада толерантлыкка зур урын бирелә. Чит ил студентлары белән укыйбыз. Алар 15 ел укысалар да, тулай торакта яшиләр. Ә үзебезнең студентларга андый мөмкинлек юк. Шуңа теләгем – киләчәктә үзебездә туып-үскән, укуны тәмамлаганнан соң үзебездә эшкә калачак студентларның да мөмкинлекләрен кысмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X