erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәмсәдә гомер итүче Тәскирә Фатыхова: "Армиядә хезмәт итеп кайткан улыбызны җир куенына тыгып куйдык..."

Мәмсәдә гомер итүче Тәскирә Фатыховага 90 яшь. Ачысын да, төчесен дә татыган ул тормышның.

Районыбызның зур булмаган авылларыннан булган Мәмсәгә юл тоттым. Тезелеп киткән матур йортлары, киң урамнары белән каршы алды ул мине. Тугызынчы номерлы йортны эзләп киттем. Эзләвемнең сәбәбе – авылның иң өлкән кешеләренең берсе булган Тәскирә әби белән күрешү.

Күперне чыгып, бераз баргач, матур гына агач йорт янында мөлаем бер ханым кул болгап басып тора иде. Әнә шулай капка төбеннән үк каршы алды мине Тәскирә әбинең олы кызы Фәүзия ханым. Ишегалдына керүгә, күңелне рәхәт борынгылык халәте биләп алды. Өйгә узып, тормыш сынауларыннан сырланган уйчан йөзле ак яулыклы әби белән күрешкәннән соң, әлеге халәт артты гына. Бик озак сөйләшеп утырдык әби белән.

Тәскирә ханым Яңа Ашыт авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш елларына кадәр гаилә башлыгы Оренбургка күчеп китәргә карар кыла. Тәскирә ханымга ул вакытта биш яшь була. Тик дүрт елдан соң алар кире әйләнеп кайта һәм ачы сугыш елларын туган якта каршы алалар. “Әнигә урак урышырга йөрдем. Сутые тулган кешегә бер ашлык он бирәләр иде. Башта әнигә булышырга абый йөрде. Абыйны үзен ат белән тырмаларга куйганнан соң, урак урырга мин бара башладым. Кычыткан җыеп ашарга пешерә идек. Әтинең кычытканны чаба торган балтасын саклап кына тоттык...” – дип барлады ул дәһшәтле еллардагы хатирәләрен.

Җиде класс белеме булган Тәскирә ханымны урман кисәргә җибәрәләр. Нечкә генә куллы яшь кыз бала тәүлекләр буе Лаешта урманда эшли. “Берсендә эштән соң өйгә кайтырга чыгып киттек. Арчага кадәр кайтырга акчам җитте. Ә минем белән барган бер хатынның тиен дә акчасы юк иде, мескен. Арчадан Яңа Ашытка кадәр җәяү кайттык. Суык, кар, яңгыр ява... Минем чабаталар чыдады, ә теге хатынныкы ертылып бетте”, – дип сөйләде Тәскирә әби, үсмер елларының үзәк өзгеч бер мизгелен искә алып. Әнә шулай бер урманнан икенче урманга йөртәләр яшүсмер кызны. Өч көннән артык өендә тора алмый, тагын эшкә җибәрәләр. Аннан соң дуңгыз фермасында эшли, акча эшләр өчен җир җиләге, кура җиләге җыеп саталар...

Яңа Кенәрдәге яшелчә киптерү заводында эшли башлагач булачак тормыш иптәше Камил белән таныша Тәскирә ханым. 1958 елда өйләнешеп Мәмсә авылында яши башлый яшьләр. Бер-бер артлы биш балалары туа. Бүген Тәскирә ханым кызы Фәүзия тәрбиясендә яши. Рафаил улы да гаиләсе белән Мәмсәдә гомер итә. Суфия һәм Язилә кызлары гаиләләре белән башка районда. Тик менә төпчек уллары Рамазан гына араларында юк. “Иң зур, иң йөрәккә үтеп керә торган кайгы балаңның үлемен күрү икән. Менә дигән итеп армиядә хезмәт итеп кайткан улыбызны җир куенына тыгып куйдык”, – дип күзгә яшьләр китерде ана. Армиядән кайтканнан соң, көтмәгәндә авырта башлый Рамазан. Абыйсына йорт салып чыгарга ярдәм итә, әти-әнисе янында төп ярдәмче була. Тормыш та корырга өлгермәгән егет 40 яшендә бакыйлыкка күчә. Күтәрә алмаслык борчу булса да, калган балалары, оныклары өчен үзендә көч таба Тәскирә ханым. Тик тормыш иптәше генә бала кайгысын күтәрә алмый. Озак та үтми зур йортта берүзе кала Тәскирә апа. Балалары бар да башлы-күзле, үз гаиләләре белән яши. Яннарына чакырсалар да, үз куллары белән булдырган йортыннан китәсе килми аның. “Түшәмне бабай белән икебез эшләдек. Мунча такталарын бергәләп әзерләдек. Күп көч куелган бу нигезгә. Рәхәт яшәдек. Шушыннан беркая да китәсем килми”, – диде Тәскирә әби, яшьле күзләрен сөртеп.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүгенге көндә дүрт баласы, кияүләре, килене, тугыз оныгы, унөч оныкчыгы бар Тәскирә Фатыхованың. Һәрдаим кайгыртып, бөтен эшен эшләп, эч серләрен тыңлап яшәүче кызы Фәүзиягә рәхмәтле ул. Фәүзия ханымга булышып яшәүче өч улы бар. “Бик акыллы, тәртипле, тырыш булды улларым. Аларны үстерешергә әни ярдәм итте. Хәзер мин әнине тәрбиялим. 101 яшенә кадәр әтинең әнисен карадым. Хәзер менә, Аллаһка шөкер, әниебез 90 яшен каршылый”, – диде Фәүзия апа.

Күңелле, бәхетле мизгелләре дә аз булмаган. Кадерле әни, яраткан әби кадер-хөрмәттә яши. Нинди генә сынаулы гомер юлы булса да, булганына шөкер итә ул. Күңел тынычлыгы, сәламәтлек һәм бәхетле картлык телибез Тәскирә әбигә.

Саубуллашыр алдыннан, яшьлегеңнең кайсы вакытын сагынып искә аласың, дигән сорауга, Сабантуйларын һәм Октябрь бәйрәмен, дип җавап бирде ул. “Сабантуена матур итеп киенеп, бизәнеп чыга идек, ә Октябрь бәйрәмендә генә ипи белән токмачлы аш ашата иделәр...” – дип, янәдән күңел кылларын тибрәтте ак яулыклы әби.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X