erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөндештә йорт белән сарай янды

2020 ел башыннан районда 28 янгын чыкты. Янгыннарның күбесе торак йортларда һәм фатирларда була.

Нәтиҗәдә кешеләр, терлекләр үлә, мал-мөлкәт юкка чыга. Күпләр янгын үзләрендә булырга мөмкин дип уйламый да. Шуны истә тотарга кирәк, янгынны булдырмый калу, аны сүндерүгә караганда җиңелрәк.

Әле менә берсе 17 июльдә булды. 16 сәгать 33 минутта Мөндеш авылындагы бер йорт яна башлый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыкты ул. Йорт һәм сарай янды. Янгында бер бала зыян күрде.

Янгыннар гадәттә электр үткәргечләрнең һәм электр җиһазларының тузган булуы, мичләрнең һәм төтен юллыкларының дөрес эшләнмәве, халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәүләре һәм белеп тә үтәмәүләре нәтиҗәсендә чыга. Фатирлар һәм йортлар хәзер тиз янып китүчән синтетик төзелеш материаллары һәм көнкүреш техникасы белән баетылган, болар исә янгын чыгу куркынычын һәм янгынның тиз җәелеп китүен арттыра. Кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә иң зур зыянны хәтта зур булмаган  янгын да ясый. Чөнки синтетик материаллар янып, агулы газлар һәм зыянлы төтен бүленеп чыга. Янгын чыкканда кичекмәстән янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итү мөһим. Еш кына кешеләр, бер-берсен ышанып, янгын сүндерү бүлегенә соң шалтыраталар.

Янгыннарның төп сәбәпләре – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү, җылыту мичләрен эшләтү кагыйдәләрен бозу һәм төтен чыга торган юллыкларны дөрес урнаштырмау тора. Үз-үзегезгә һәм күршеләргә карата игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.

Җәйге чорда еш кына яшенле яңгырлар була. Һәр корылмага яшен үткәргечләр урнаштырырга кирәк.

Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калуың хәерлерәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Янгын чыккан очракта

кичекмәстән янгын сүндерү бүлегенә 01, 101, 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3-59-01 – Арча янгын бүлеге,

9-11-01 – Яңа Кенәр янгын посты,

5-13-61 – Үрнәк бистәсе янгын посты,

5-12-01 – Сеҗе янгын посты.

Наил Бәйрәмов, район янгын частеның

өлкән сорау алучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X