erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөнәсәбәтләре – яшьләр көнләшерлек

Парлы гомер

Өч бүлмәле фатирны калдырып Кәчегә мунча кадәрле йортка кайтып урнаша алар. “Беренче йок-ламаган төнем шул булды, – ди Рауза ханым.

Әмма вакыт үтә. Бүгенге көндә Арчада болын кадәрле йортта үзләре генә яшиләр Рауза һәм Ринат Ибраһимовлар. Бер үзләре дип әйтү дөрес үк тә булмас, чөнки балалары, онык-лары аларга күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Шушы көн-нәрдә генә бу матур парның бергә яши башлауларына 55 ел булды. Үткәннәрне барлау өчен үзе бер гомер.

Рауза ханым Сөрде кызы. Күп балалы гаиләдә туып-үсә. Яңа Кенәр мәктәбендә укый. “Югары уку йортына үз тырышлыгым белән керерлек белем бирде укытучыларым. Мин беренчеләрдән булып университетта укый башладым. Татар һәм рус телләре укытучысы булып чыктым. Иске Өҗемгә укытырга кайттым. Ринат белән дә шунда таныштым”, – диде ул елларны искә төшереп Рауза ханым.

– Ике ел йөрдек без аның белән. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Риза булмады. Әмма мин дә әйткән сүземдә тора торган егет. Чит районда эшләгән вакыт иде. Чираттагы ялга кайткач, тагын кулын сорадым. Бу юлы каршы килмәде, – диде Ринат абый.

– Әле дә хәтердә, ташу аккан вакыт иде. Хатыны булып озатып калдым мин аны, – дип сүзгә кушыла Рауза ханым. – Аннан инде аерылышмадык. Ул энә булса, мин җеп, артыннан калмадым. Ә аны төрле җиргә йөрттеләр. Агроном бит. Партия кая кушса, шунда барды. Алабуга якларында да эшләде, Азнакай районында да. Аннан Арчага кайттык. Өч бүлмәле фатирны калдырып... Кәчегә...

Ринат Ибраһимов колхозда агроном була, орлыкчылык станциясендә өч ел эшли. Оешма СССР күләмендә беренчелекне яулый. Җитәкчегә “УАЗ” машинасы бирәләр. Аннан Кышлау ягына колхоз җитәкләргә китә. “Ник кайтасың, таралып беткән бит инде ул”, – ди аңа дуслары.    

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 – Гаражы юк, фермасы юк... 300 баш мөгезле эре терлек урамда калган... Күрмәделәр дә мине өйдә. Колхозны аякка бастырам, дип чаптым да чаптым,– ди Ринат Ибраһимов. – Аннан соң да нинди генә хезмәт булмасын, намус белән башкардым.

Хезмәтен күрәләр дә. “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем юкка гына бирелми.

Рауза Ибраһимова үзе дә “Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре”. 42 ел педагогик стажы бар. Педагогика көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укыта ул.

– Кая барсам да, юлымда яхшы кешеләр генә очрады. Коллективым бик дус булды. Әле дә ихтирам итәләр. Гыйнварда 80 яшем тулды. Беренче булып коллективым котлады, – ди ул.

Хәзер алар бер-берсенә иптәш һәм терәк. Мөнәсәбәтләре – яшьләр көнләшерлек. 55 ел тату гомер итү дәверендә туплаган иң зур байлыклары –  балалары, оныклары. Өлкәннәрнең юанычлары, шатлыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X