erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мобилизациядә булганнарга салым яңалыклары

Әңгәмәдәш – Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек мөдире Мөнир Шәйдуллин.

– Мөнир Әмирович, 2022 елның 20 октябрендә мобилизациягә алынучыларга ярдәм итү йөзеннән Россия Федерациясе хөкүмәте карар (№1874) чыгарды. Бу яңалык турында аңлатып үтсәгез иде.

– “Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү чаралары турында”гы карар салым органнарына исәп-хисапларны тапшыру һәм салымнарны түләү буенча туган сорауларга ачыклык кертте. Бу чаралар мобилизациягә алынганнар хәрби хезмәт узганда һәм ул тәмамланганнан соң берничә ай эчендә гамәлдә булачак. Салымнар быел, искә төшереп үтик, 2021 ел өчен исәпләнде һәм аны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Ә менә мобилизацияләнгән физик затларга, кече һәм урта бизнес вәкилләренә, үзмәшгульләргә салымнарны түләү вакыты озайтылды. Алар салым түләүне вакытлыча туктатып торалар. Хөкүмәтебез карары нигезендә салым түләү хәбәрләре, яңадан язылып, яңа түләү срогы белән җиткереләчәк.

– Түләү вакыты күпме чорга озайтыла?

– Физик затларга, шәхси эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре, үзмәшгульләргә, мобилизация тәмамланып, хәрби хезмәттән кайтканнан соң 3 айга кадәр салым түләү вакытын озайту каралган. Бу яңалык салым түләгәндә генә түгел, салым органнарына хисап тотканда да кулланыла. Аерым алганда, эшмәкәрләрнең үзләренең элеккеге эшчәнлек активлыгын яңадан кайтару өчен менә шушы вакыт бирелә.

– Салым түләү вакыты 3нче айның ничәнче көненә кадәр озайтыла?

– Хезмәт итеп кайтканнан соң салым түләү вакыты 3нче айның 28енә кадәр күчерелә.

– Салымны берьюлы, әллә өлешләп тә түләп буламы?

– Мобилизациядән кайтучы, салымнар, җыемнар, иминият взнослар күләмен 6га бүлеп, ай саен шуның 1 өлешен (1/6) 6 ай дәвамында түли ала.

– Салым декларациясен тапшыру вакыты үзгәрәме?

– Салым декларациясен тапшыру вакыты шулай ук озайтыла.

– Мобилизацияләнгән оешма җитәкчеләренә кагылган яңалыклар турында әйтеп үтсәгез иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әгәр дә оешма җитәкчесе үз компаниясенең бердәнбер оештыручысы һәм аның бердәнбер директоры булып исәптә тора икән һәм ул мобилизациягә алынса – ул вакытта әлеге оешмада башланган тикшерүләр вакытлыча туктатыла. Ә яңа салым тикшерүләре башланмый. Исәп-хисап счетларына блокировка куелмый. Шулай ук салымнарны түләү буенча әлеге категориядәгеләргә 6 айга билгеләнгән вакытлар озайтыла.

– Хәрби мобилизациягә чакырылганнарга нинди дә булса салымнан азат ителү бармы?

– Андый яңалык бар. Мобилизацияләнгән Татарстан кешеләре 2021 елга исәпләнгән транспорт салымыннан азат ителәләр. Бу очракта ташлама бер транспорт чарасына гына каралган.

– Түләү вакытларын озайту һәм транспорт салымына ташлама алу өчен салым органына килергә, өстәмә кәгазьләр тутырырга кирәкме?

– Юк, кирәкми. Болар барысы да автомат рәвештә эшләнә. Мобилизациягә алынган кешеләр турындагы барлык хәбәрләр федераль салым системасына – безнең базага автомат рәвештә керә.

– Федераль салым хезмәтенең нинди сайтыннан бу турыда мәгълүматлар алырга була?

– Федераль салым хезмәте сайтының махсус промобите (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) булдырылды. Анда мобилизациядә булучыларга салымны түләү вакытын озайту, транспорт ташламалары турында мәгълүматлар бар. Бу биттә салымга кагылышлы һәр яңалык урнаштырыла.

– Әгәр дә мобилизациядә булган шәхси эшмәкәр үзенең эшчәнлеген туктатасы, ябасы килсә?

– Ул вакытта шәхси эшмәкәр нотариуска барып тормыйча, федераль салым хезмәте сайтына мобиль телефон аша эшмәкәр булып теркәлүне ябу турында тиешле документны җибәрә ала. Ул документның билгеле бер формасы бар.

– Яңалыклар турында аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X