erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мобилизацион резерв – отышлы вариант: ул бернинди сугыш хәвеф-хәтәре белән бәйле түгел

авыл җирлекләре тырышлыгы белән шундый 46 кеше туплана, шулай ук 10 кеше резервка куела.

 

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта ике районның авыл җирлеге вәкилләре катнашында махсус җыелыш узды.

Белгәнегезчә, армия хезмәтен үтәп кайтучылар запаста – хәрби учетта тора. Ягъни, хәрби өйрәнүләр яки башка төр хәрби куркыныч вакытында мообилизацияләнәләр. Ә хәзер, хөкүмәт карары нигезендә, Россия оборона министрлыгы белән килешү төзүчеләр, тыныч тормыш шартларында өйрәнүләрдә, җыеннарда катнашып, мообилизация вакытында үзләренең хәрби частьләренә бара алачак. Бу – мообилизацион резерв дип атала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнә шундый резервларның берсе Казандагы танк училищесы базасында Әтнә һәм Арча егетләреннән дә төзеләчәк – әлеге җыелышның асылы шул хакта иде. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов сүзләренә караганда, биредә мообилизацион резервның өстенлекләрен ассызыклау дөрес булыр. Беренчедән, ул бернинди сугыш хәвеф-хәтәре белән бәйле түгел. Икенчедән, үзара килешү – контракт нигезендә хәйран суммада акча эшләү мөмкинлеге бирә. Моның өчен, айга бер тапкыр өч көнгә кадәр хәрби частькә барып өйрәнүләр узарга кирәк. Эштән бернинди тоткарлыксыз җибәрәчәкләр, чөнки, аңлашыладыр, бу – дәүләт заказы. Хәрби киемнәрне танк училищесы бирә, юл хакын оборона министрлыгы күтәрә. Сер түгел, хәрби юнәлеш белән бәйле теләсә-нинди эшнең отышлы булуын һәркем белә.

Ә бу төркемгә солдат хезмәте узган егетләрне, ир-атларны билгеләү исемлек буенча башкарыла. Хәрби комиссариат авыл җирлеге вәкилләренә исемлекләрне тапшырды. Кыскасы, бу – җитди проект, закон белән ныгытылган. Һәм аның башкарылып чыгасына шик юк. Ә саннарга килсәк, авыл җирлекләре тырышлыгы белән шундый 46 кеше туплана, шулай ук 10 кеше резервка куела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X