erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Моңнарыбыз дәшә Сезне!

    27 февраль көнне гомуми үсеш бирү төрендәге Арчаның 11 нче номерлы  балалар бакчасында  халкыбыз җырларын башкару буенча “Моңнарыбыз дәшә Сезне” дигән районкүләм конкурс- фестиваль булып  узды.

 

      Моң турында сүз кузгалтсак, күз алдына бөек татар халкының катлаулы да, гыйбрәтле дә язмышы килеп баса.  Халкының ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк . Әйе, безнең тарихыбыз искиткеч катлаулы да, аяныч вакыйгалар белән чуарланган да... Ә татар халык җырлары –безнең тарих дисәк тә артык булмас.
”...халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһәле мирастыр,халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс,саф вә раушан көзгеседер”дип язды бөек шагыйребез Габдулла Тукай.
«Уклар да аталмаган, туплар да ваталмаган» дип  мөкатдәс халык җырларын ничек төгәл бәяли алган бит бөек шагыйребез...  Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык.Ә халыкның җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.Халкыбыз үткән озын һәм сикәлтәле юлының һәр баскычында булган вакыйгаларны ,кичергән ачы язмышын да,кайгы-хәсрәтен дә ,шатлыгын да әйтеп җыр чыгарган. Җыр-җаныбызны сафландыручы,өметләрне ныгытучы,рухи көчебезне баета торган илаһи бер көчкә ия. Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше,мөгаен,”менә мин җыр иҗат иттем әле “дип уйламагандыр да әле.Ул кошлар сайраган,агач шаулаган ,җил искән кебек,табигый итеп,үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер.Хис-кичереш булып җырның сүзләре ,көе дә берьюлы күңеленнән түгелгәндер.Әмма ул дөньяның яктырып,киңәеп киткәнен дә сизми калмаган. Бу матурлыкны тагын да җырлап күркәм иткән. Шулай итеп җыр,канатлы кош кебек,дөньяга таралаган. Иң матурлары,башкалар да яратып тыңлаганы, кушылып җырлаганы күңелләрдән-күңелләргә күчеп барган. Анадан балага,буыннан-буынга тапшырылып безнең көннәргә килеп җиткән.Татар халкының җыр хәзинәсе таң калырлык бай һәм гаҗәеп! Без педагоглар, менә шушы алтын төшенчәләрне үзебез тәрбияләгән буынга җиткерергә бурычлы. Төрле конкурс-бәйгеләр аша булса да рухи мирасыбызны устерергә, саклап калу өстендә эшләргә  тиешбез.Конкурс- фестивальдә катнашучылар  кече яшьтә булуларына карамастан, халкыбызның онытылып барган җырларын зур осталык белән  башкара алуларына  күңел сөенде.  Моң ул безнең күңелебездә. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева , Рафаэль Ильясов, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова һәм башка бик күп легендар, даһи җырчыларыбыз һәрвакыт моңга тугры калып, гореф-гадәтләргә таянып иҗат иткәннәр һәм халкыбызның гасырлар  буена җыелган милли хәзинәсен безнең буынга кадәр китереп җиткерә алганнар икән , безнең буын да  һичшиксез, моң  чылбырын өзмичә киләчәккә яңгыратыр дигән өмет бар.

                                        

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                   Гомуми үсеш бирү төрендәге  Арчаның                                                           11 нче номерлы балалар бакчасы өлкән                                                                                                тәрбиячесе  Абдуллина Дилә Вансит кызы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X