erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Монда 24 сәгать мәет яндыралар..."

Билгеле блогер, ике кулында Эльбрус тавын яулаган курку белмәс якташыбыз Рөстәм Нәбиев Непалдан шаккаткыч хәбәрләр яза.

Ул бирегә Һималай тавының иң зур үрләренең берсенә менәр өчен килгән.

"Пашупатинатх - үлеләр һәм тереләр очраша торган урын, - дип яза Рөстәм. - Без биредә кеше мәетләре яндырыла торган храмда булдык. Монда кеше ите янганда чыга торган бераз татлырак ис бугаздан ала. Тәүге тойгы - шок һәм косасы килү рефлексы. Биредә таралган сары томаннан тизрәк чыгып котыласы, саф һава сулыйсы килә. Әмма бераздан күнегәсең, учакта урын алырга чират көтеп ятучы мәетләргә дә игътибар итми башлыйсың. Аларны биредәге елгада юалар, янып беткәч, шунда ук этеп төшерәләр. Ике яшькә кадәр бала үлсә, аның мәетен яндырмыйлар, ә суга салалар. Биредә беркем дә еламый, сыктамый. Индуслар әле үлгән якынаннарының тиздән башка тәнгә төренеп җиргә кайтуына ышана. Моның өчен аларга 11 көн буена беркем белән дә очрашмаска, беркемгә дә кагылмаска һәм сүз кушмаска кирәк, дип уйлый алар. Кеше яндыру ритуалы өчен 200 доллар акча түләргә кирәк. Ир-атлар мәете - 3,5 сәгать, хатыннарныкы 4 сәгать яна. Беркемнең дә кендеге янмый. Суга төшкәч ул бүртә һәм чәчәк формасын ала. Әлеге елгада мәетләрне юалар, янып беткәч, калдыкларны шунда салалар, шунда юыналар, суын эчәләр. Ә малайлар аның ләменнән алтын теш калдыклары, акча эзләү белән мәшгуль".

Фото: "Инстаграм"

Автор:Резида Валитова

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-09-07/monda-24-s-gat-m-et-yandyralar-2494726

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X