erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Монтер иде. Багана башыннан егылып төшеп үлде”

-Халык соравы буенча без аны шәһәр үзәгендә оештырдык

Августның соңгы шимбәсендә Арчада мәктәпләр ярминкәсе үткәрелде.

Ел да оештырыла торган бу ярминкәне Арча халкы көтеп ала. Чөнки анда яшелчә, җиләк-җимеш – бар да була. Аннан, халыкны иң кызыктырганы, барысы да чагыштырмача арзан бәядән.

– Халык соравы буенча без аны шәһәр үзәгендә оештырдык, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров.

Ярминкәдә сатучылар гына түгел, сатып алучылар да бик күп иде. Кишер, чөгендер, бәрәңге капчыклап кына китте.

– Бөтен нәрсә үзебезнеке. Мәктәп бакчасында үскән байлык, укытучылар үз өлешләрен кертте, әлбәттә инде, әти-әниләр дә булышты, – диде Арчаның җиденче мәктәбе директоры Ирек Исмәгыйлев. – 80гә якын төрдә товар алып килдек.

– Быел 100 бау суган үреп куйдык. Бер-бер бауда 10-15 килограмм. Барлыгы 1 тоннадан артык суган гына җыеп алдык, – диде Курса Почмак мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова. – Моннан тыш көнъяк җимешләре – виноград, абрикос, слива үстерәбез. 15 төп слива, 12 төп алма агачы бар. 50 сутый җирдә бәрәңге игәбез. Бөтен нәрсә үзебезнеке.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лесхоз мәктәбе ноктасына да тукталдык. Дөресрәге, нигә алар турысында кеше чиратка тезелгәнлеге кызыксындырды. Елдагыча дару үләннәре алып килгәннәр икән.

Кул эшләре дә зур урынны биләде. Үзләре теккән, чиккән, ясаган әйберләр сокландырды. Арчаның бишенче гимназиясенең технология укытучысы Радик Галимҗанов тактага яндырып рәсемнәр төшергән. Балаларны да әлеге сәнгать төренә төшендерә икән.

– Тик алар кул белән яндырып эшлиләр, ә минем махсус станок бар, – диде ул. – Теләсә нинди рәсемне электрон вариантта алам да эшлим.

Товарны сатуга төрлечә куярга була. Әмма укытучылар монда да гади вариантка гына тукталмаганнар. Һәр әйбер күзгә ташланып, үзенә тартып тора торган итеп урнаштырылган, зәвык белән бизәлгән, яшелчәләрдән төрле фигуралар ясалган. Һәр сату ноктасы үзенчәлекле, матур. Хәтта кибетчеләргә дә үрнәк алырга була.

– Районның 90 еллыгы турында да онытмадык. Менә бу яшелчәләр төягән арбага карагыз, – диде Нурзилә Сабирҗанова уфалла арбасына күрсәтеп. – Безнең авылда Фәүзия Сәлахова дигән әби бар иде. Аның вафатына күптән инде. Шул биреп калдырды аны безгә. 50 еллык арба. Бер җирен дә буямадык та, үзгәртмәдек тә. Ул ялгызы яшәде. Утынмы, печәнме – бар әйберне шул уфалла арбасы белән ташый иде. “Ирең кая соң синең”, – дип кызыксынып сораучыларга: “Монтер иде. Багана башыннан егылып төшеп үлде”, – дияр иде, мәрхүмә.

... Иртәдән башланган ярминкә кызганнан кыза гына барды. Күңелләрне күтәреп, бәйрәм төсе кертеп татар җырлары яңгырады. Мәктәп коллективлары бу көнне күпме мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X