Моны без барыбыз да шатланып каршы алабыз
Үзебезнең сыерчык!
Фирдия язарга булды. Сез дә үзегезнең сыерчыклар турында языгыз!
“Әти һәр язны беркөнне шатланып өйгә керә һәм әйтә:
– Үзебезнең сыерчык килгән...
Моны без барыбыз да шатланып каршы алабыз. Үзебезнең сыерчык килгән! Үзебезнеке! Әти безгә сөйли: сыерчыклар ничек итеп ерак диңгезләр аша күчеп китәләр, ничек итеп арыган кошларны күтәрә алмыйча бер диңгез пароходы баткан, ничек итеп безнең сыерчык Урта диңгезне кичкән һәм Кызыл диңгез буенда кышлаган, бездә яз килгәнне сизеп, ничек юлга чыккан һәм Татарстан Җөмһүрияте Арча районындагы бер авылда, беренче тополь башындагы үз оясына кайтып җиткән”...
Мөхәммәт Мәһдиев,
“Торналар төшкән җирдә”.
Мөхәммәт абый нәкъ безнең әти турында язган кебек. Ул да язның бер көнендә “Сыерчык килгән!” – дип шатланып керер иде. Ул көнне бездә генә түгел, бөтен авылда бәйрәм. Һәр йортта яңа ясалган яисә төзәтелгән сыерчык оясы. Бу яктан безне куып җитә алмыйлар иде инде, бездә 25 сыерчык оясы! Һәрберебезнең үз оясы бар, хәтта бабай (әтинең әтисе) ясаган оя да “исән” иде. Ябалдашлы карамада авылның барлык сыерчыклары җыйналып концерт куя иде.
Сыерчыклар безгә шатлык-куанычлар гына түгел, борчу-мәшәкатьләр дә алып килә. Бервакыт әти белән бакчада умарталар карыйбыз. Матур май ае. Сыерчыклар чыр-чу килеп бала туйдыра. Берзаман сыерчыклар гауга күтәрде. Карчыга явыз бер сыерчыкны эләктергән, әмма бездән өркеп корбанын ычкындырды. Тик каһәр, бер аягын өзеп алып киткән. Ата сыерчык иде ул. Без аны көн дә күзәттек, шул бер аяклы килеш суалчаннар алып кайта, үрмәләп, газапланып булса да балаларын ашата. Башкалардан калышмыйча балаларын үстереп алып китте алар.
Ел саен ниндидер вакыйга булмый калмый сыерчыклар белән. Узган елгысы да онытылырлык булмады.
Агачны куышлап ясаган бер ояны кошлар бигрәк тә ярата. Сыерчыклар ел саен оялый, балалары очып киткәч бер елны песнәкләр бала чыгарды. Соңгы елларда керәшәләр дә үз итә башлады. Бу кошлар көннәр җылынып беткәч кенә кайталар да, бала үстереп август аенда китеп тә баралар. Моңарчы керәшәләр кайтканда сыерчыклар бала очыра, оя бушап калган була, “йорт” өчен бернинди гауга-мазар чыкмый иде. Ә былтыр керәшәләр бер атна-ун көнгә иртәрәк кайтты. Сыерчык балалары оя тишегеннән карап торсалар да, очып китәрлек хәлдә түгел иде әле.
Шимбә көн иде. Бакчада нәрсәләрдер эшләп йөрим. Сыерчык балалары авазыннан бакча шаулап тора. Теге куыш оядагы сыерчыклар нигәдер үзләрен сәер тота, авызларында җим, әмма ни өчендер ояга кермиләр, балалары да күренми. Әти сыерчык кыюланып ояга кереп китте һәм ачыргаланып кычкырып атылып та чыкты. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Эш нидә икәнлеген чамаладым – керәшәләр кайткан...
Сыерчык балаларының хәле мөшкел булуын өйдәгеләр дә белде. Хәзер инде бергәләп борчылабыз. Нишләргә? Якшәмбе дә шушы хәл дәвам итте. Ата сыерчык белән ана сыерчык ояга керә алмый, оядан ач балаларының авазлары ишетелгәләп ала. Күрә торып ачка үтереп булмый бит аларны һәм мин бер карарга килдем.
Бу турыда киләсе җомгада укырсыз.
Шушы юлларны язып утырганда Чөмә-Елга авылыннан хәбәрчебез Фирдия Гатиятова шалтыратты: “Ниләр эшләп утырасың?” – ди. “Сыерчыклар турында язып утырам”, – дим. “Мин дә шулар турында язасы идем, алай булгач язып тормыйм инде”, – ди. “Син үзегезнең сыерчыклар турында язасың, һәр авылның үз сыерчыгы, яз!” – дим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев