erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөрәледә Фәйзрахмановлар гаиләсендә

Матур гаилә.

Башка берни дә кирәкми,Үзем чапкан печәннәрне Бер туйганчы иснәсәм... (С.Хәким)

Алдынгылар слеты алдыннан хезмәт батырларының өйләрендә, эш урыннарында булдык. Хезмәттәшебез Раушан Нәбиуллин, мәдәният йортыннан сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова, район мәдәният йорты җитәкчесе урынбасары Марат Котдусов белән бергәләп Мөрәлегә “Ак Барс” агрофирмасында эшләүче алдынгы комбайнчылар Фәйзрахмановлар гаиләсенә бардык.   

 Безне Радик Фәйзрахмановлар гаиләсендә шау-гөр килеп, бик ачык, якты йөз белән каршы алдылар. Радикның энекәше Раил дә гаиләсе белән, әниләре Нәзирә ханым да шунда... Күрешкәннән соң эшкә керештек. Видеога, фотоларга төшердек, сөйләшеп утырдык. Мәш килдек. Бертөрле күңелле ыгы-зыгы булды. Абыйлы-энеле комбайнчылар Радик белән Раил Фәйзрахмановларның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Алдынгы комбайнчы”, “Алдынгы механизатор”, “Иң яхшы сукачы” дип язылган кызыл тасмаларының исәбе юк. “Нәрсәгә җыябыз инде боларны дигән идек, менә кирәге чыкты”, – дип көлешә егетләр.

-Без ирем Рәдиф белән (ул мәрхүм инде, бик әйбәт кеше иде) өч бала тәрбияләп үстердек, - дип сөйләде әниләре Нәзирә ханым. – Олысы Радик, уртанчысы кыз - Нурфия,  кечесе Раил. Без ирем белән икебез дә шушы Мөрәле авылыннан. Сеҗе мәктәбенең 8 классын тәмамлап, көзен фермага  килдем. Иптәшем Рәдиф механизатор. Терлекчелектә 37 ел эшләдем, Рәдифнең хезмәт стажы - 47 ел. Без үзебез 10 бала үстек. Читкә чыгып китмәдек. Беребез генә - олы апам, 1951 елгы, Кукмара районында гомер итә. Ике энем бакыйлыкка күчте. Сигезебез исән-сау, аллага шөкер.

Тормыштагы иң бәхетле мизгелләрне исә төшердек.

-Яшь вакытта кеше арасында эшләп йөрүләре бик рәхәт, тигезлек белән балалар үстерүләре – тормышымның иң күңелле чоры булды... Бервакыт шулай фермада терлек асты кырып йөрим, җырлыйсы килеп китте бит әй, шуннан көрәгемне куйдым да, себеркегә таянып, кычкырып җырлап җибәрдем, “Зәңгәр күлмәк” җырын... Янымда эшләүчеләр Фәния белән Минсәвәр (бакыйлыкка күчте) эштән туктап, шыпырт кына тыңлап торалар икән... Терлекчелектә эшләгәндә бик күңелле вакытлар булган. Өйдә тавыш-гауга юк. Кайнанам да (Мәрьям) бик әйбәт кеше. Иптәшем тәртипсез булмады, эшкә бик булган кеше иде. Әни - кайнанам балаларны карарга да бик әйбәт булды. Икенче балабыз - кызым Нурфия тугач, ул бер дә елак булмады, и-и, мин әйтәм, ике хатын-кыз өйдә нишләп ятыйк, икмәге, печәне булыр дип, эшкә чыктым. Эштә күңелем тыныч, өйдә әни бар бит. Әни бүген Арчада кызы белән яши. Үз әниемнең исеме Нәсимә, әтием  - Хәкимулла. Икесе дә сугыш ветераннары. Әти сугышта 7 ел йөреп кайткан. 57 яшендә вафат булды. Әнием 80не тутырып китеп барды. Балаларның өчесе дә авылда калды. Кызым Нурфия балалар бакчасында мөдир. Мин төп йортта кече улым Раил гаиләсе белән яшим.

-Без үзебез иптәшем Розалиянең төп нигезендә йорт җиткереп чыктык, - дип сүзне дәвам итте Радик. – Сеҗе мәктәбен тәмамладым. Армиядә булдым. 1996 елдан комбайнда, тракторда эшлим. Әти механизатор булгач, кечкенәдән аңа ияреп  йөрдем, әтидән тимер-томыр эшенә, техникага өйрәндем. Әти бик тырыш кеше иде. Сеҗе мәктәбендә дә тракторлыкка укыттылар, анда да техника серләренә өйрәндек. Хәзер заманча комбайннар, тракторлар эшләргә була. Менә хәзер малай Рөстәм утырды техникага. Ул Үрнәк көллиятендә укый. Җәен эшләп алды. Авылда калса, без бик шат булыр идек. Хәзер яшьләр шәһәр ягын карый шул. Олы улыбыз Казанда. Мин үзем авыл җирен яратам. Сөенәм авылда калганыма. Авыл кызы Розалиягә өйләндем. Ул Яңа Чүриледә психоневрология интернатында пешекче булып эшли. Маллар тотабыз. “Ак Барс” агрофирмасы җитәкчелеге бик әйбәт, эшләгәнне күрә беләләр, премиясен дә бирәләр. Менә әле премиягә 10 тонна ашлык алдык. Авылда яшәү өчен мөмкинлекләр бар. Асфальт юл, кибет эшләп тора. Бар әйбер дә бар. Энекәш Раилнең авылда яшәве дә бик уңайлы. Эштә дә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез.

Йортны да бик матур итеп эшләп куйганнар. Шәһәр квартирындагы кебек барлык уңайлыклар да бар. Күп нәрсәне Радик үзе эшләгән. Обойларын хатыны Розалия белән ябыштырган. Сөбханалла, өйләре бик матур.

  • Мин, мәктәпне тәмамлагач, 2008 елдан комбайнда эшлим, - дип сөйләде энекәше Раил. – Басуга башта әтигә, аннан абыйга иярем йөрдем. Комбайнда абыйның ярдәмчесе булып эшләдем. “Ак Барс” агрофирмасы җитәкчесе Шәйдулла Имамович: “Әйдә хәзер үзең утыр инде комбайнга, үзеңне күрсәтергә вакыт”, – дип дәшеп алды. Менә шуннан бирле эшлим инде. Тырышлык кирәк. Максатны куясың, шуңа ирешмичә, комбайнны сүндермисең. Дөрес, ватылган вакытлар да була. Комбайнны абый белән төнлә рәтлибез. Хатыным Гөлзия Гөберчәк кызы, авылда балалар бакчасында эшли. Улыбыз 1 сыйныфта укый, кызга 5 яшь, балалар бакчасына йөри. Әни белән бергә үзара килешеп яшибез. Төннәрен эштән кайтканда да әни торып чыга. Малларны да бергәләп карыйбыз. Аллага шөкер. Авылда мал асрарга мөмкинлекләр бар. Печәнен, саламын, ашлыгын биреп торалар. Нишләп әле мал асрамаска?! Ә җиңүләргә килгәндә, яшь механизаторлар, яшь комбайнчылар конкурсларында катнашып торам. Сарманда яшь комбайнчылар бәйгесендә җиңеп кайттым. 2018 елда республиканың яшь механизаторлар бәйгесендә 2нче урынны алдым. Гомумән, миндә шәһәргә китәсе теләге булмады. Әти, абый кебек буласым килде.

Менә бит, авылның нинди уллары бар! Борынгылар, баланың нинди булуы, әти-әнидән, тәрбиядән килә, диләр. Без моңа тагын бер кат инандык.

...Фәйзрахмановлар – бар да диванга тезелешеп утырдылар. Нәзирә апа “Шахта көе”н башлады.

Китә казлар, китә казлар,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Китә казлар Донбасска шул.

Мин дә уйлап торам әле,

Шул казлардан калмаска.

Тып-тын калып тыңладык. Сөбханалла, шулкадәр моңлы, матур итеп җырлый. Сәхнәләрдә җырлап йөргән Нәзирә апа. Иптәше Рәдиф абыйны мактап алды. Концертларда катнашсам да, Рәдиф көнләшеп бер сүз әйтмәс иде, диде. "Балкыш" җыр  фестивалендә лауреат булганын да сөйләп алды ул. Киленнәр Розалия белән Гөлзия чәй өстәле янына дәштеләр. Чәйләп алгач, саубуллашып, кайтыр юлга чыктык. Ә күңелдә Сибгат Хәкимнең “Башка берни дә кирәкми...” дигән шигырь юллары.

Туып-үскән шушы җирнең ямен

Алыштырмый икән һичнәрсәң.

Башка берни дә кирәкми,

Үзем чапкан печәннәрне

Бер туйганчы иснәсәм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X