erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Морозильникны кире кайтарыгыз!

Электрон челтәрләрдәге бу хәбәрне укыгач, йөрәк әрнеде. Телефон номеры да язылган иде.

Шалтыраттык. Бер хатын--кыз алды. 

-- Редакциядән, хәлегезне белергә борчылып шалтыратабыз, -- дибез.

Ханым бик ачык сөйләште. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Без Яңа Кенәрдән, -- дип сөйләде ул. -- Ирем белән Арчага лар--морозильник алырга бардык. 50 белән 60 арасындагы кешеләр без. Ирем группада. Мин әлегә эшлим. Әмма хезмәт хакым күп түгел. 10 мең сум тирәсе. Икебез генә яшибез. Морозильникны 6 ай эчендә түләргә дип рәсмиләштердек. Акчасы да түләнмәгән әле. Без 22 мең сумлык морозильникны җиңел машинаның арбасына салдык. 12 туларга 15 минутта Арчадан кузгалып киттек. Өчиле тирәсендә туктап, машина арбасын карасак -- морозильник юк! Машинада музыка уйный иде, зур төргәкнең төшеп калганын шуңа ишетмәгәнбездер инде. Кире кузгалдык. Әмма юлда морозильникны тапмадык. Шул арада алып киткәннәр. Иремнең болай да йөрәге авырта иде, аның йөрәгенә ябышты... Социаль челтәрләргә телефон номерын куйсак та, таптык дип хәбәр итүче юк. Шулай да өметебезне өзмибез. Табучының мәрхәмәтлегенә ышанабыз. Ничек хәбәр итәргә белми торганнардыр. Телефоным: 89376237986.

Безнең дә бу гаиләгә бик тә булышасы килә. Белүче, күрүче, табучы безнең редакциягә дә хәбәр итә ала. Телефон: 89179076971, 3-11-58. Көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X