erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөхәммәт Мәһдиевнең юбилеена бүләк

“Мин 1929 нчы елның октябрь аенда туганмын”, – дип язды ТРның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев “Ачулы чак баласы” дигән язмасында. Быел без әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Аның юбилее уңаеннан гына түгел, ә бәлкем, һәрдаим язучының иҗаты төрле юнәлештә пропагандалана. Аның музеенда да бик күп хезмәтләр башкарыла, чөнки анда М.Мәһдиевнең шәхси әйберләре, гаиләсенә кагылышлы мәгълүматлар, татар халкының яшәешен, хезмәтен, тормышын чагылдырган экспонатлар, язучының кулъязмалары, китаплары, Гөберчәк авылы тарихының бер өлеше саклана. Укучылар, укытучылар, студентлар язучының иҗатын өйрәнеп проект, курс, диплом эшләре яклыйлар, рефератлар язалар, конкурсларда, фәнни конференцияләрдә катнашалар.

Мөхәммәт Мәһдиев – классик язучы. Аның иҗатында сурәтләнгән вакыйгалар, проблемалар бүген дә актуальлеген югалтмый. Аның әсәрләре фильм, телесериал итеп тә төшерелә. 2021 елда “Татаркино” оешмасы тарафыннан Мөхәммәт абыйның “Без – кырык беренче ел балалары” әсәренә нигезләнеп фильм төшерелсә, быел ТЯГ телерадиокомнаниясенең “Ватан-21” оешмасы тарафыннан “Кеше китә – җыры кала” әсәре телесериал итеп төшерелә. Сериалның бер өлеше әдипнең туган җирендә дә төшерелде. Республиканың берничә районы авылларында төшерелгән телесериалны без 2025 елның январь аеннан карый башлаячакбыз. Язучының әсәрләрен фильм, сериал итеп төшерү өчен шул мохитне күзаллап, аңлап, ул чор әйберләрен табып эшләргә кирәк. Ә мондый хезмәт бик күп көч һәм вакыт сорый. Бөек Ватан сугышына кадәрге, аннан соңгы чор вакыйгаларын гәүдәләндерү өчен режиссерның бик нечкә тоемлавы, күзаллавы, тирәнтен аңлавы да кирәк. Ә “Кеше китә – җыры кала” телесериалының режиссеры Александр Далматов нәкъ шундыйларның берсе дип әйтер идем. Ул - Илдар Кыямов белән  сериалның сценариясен дә язган кеше. А. Далматов М.Мәһдиевнең иҗатын өйрәнеп, кирәк чакта тиешле кешеләр белән киңәшеп, башкалар фикеренә колак сала белә торган режиссер.

Сериал төшерү процессында миңа да катнашырга туры килде. Туры килде дим, бер өлеше аның массовкаларда катнашу булса, икенче өлеше сценарийда язылган чорга туры килә торган өй табу, ашханә яки авыл клубы, китапханә, басу-кырлар табарга ярдәм итү иде. Әйтүе җиңел, ә менә эшләве, шул мохиткә туры килерлек урыннар табып, кешесен, кайбер киемнәрен, атрибутларны табу тагы да авыррак хезмәт буларак кабул ителде. Чөнки хәзерге заманда һәркем иске әйберләрне күптән чүплеккә чыгарды, ягасын ватып якты яки ташлады. Кыскасы, “чистарындык”. Алай ук кирәк түгел икән шул. Ничек тә элеккеге әйберләрне күпмедер дәрәҗәдә саклау зарур дигән нәтиҗәгә килдем. Телесериалны төшергәндә ярдәмгә килгән һәркемгә мин олы рәхмәтемне әйтәм, чөнки элеккеге буш өй яки бина табу, анда көне-төне төшерү командасы эшләрлек мөмкинлек тудыру өчен  бөтен кеше дә ризалык бирми. Сериал төшерү - үзе бер могҗиза, күңелле дә, авыр да мизгелләр тудыра торган процесс.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре фильм буларак тарихка керүе – ул көтелгән куанычлы вакыйга. Аның геройлары да, алар белән язучы үзе дә онытылмаячак, киләчәк буынның, тарих ядкарьләрен саклаучы буларак, хәтерләренә уелыр, әдипнең әсәрләрен кулга алып, кабат укырга кызыксындыру тудырыр дип уйлыйм.

“Без – кырык беренче ел балалары” фильмы, “Кеше китә – җыры кала” телесериалы Мөхәммәт Мәһдиевнең юбилеена зур бүләк буларак сакланыр.

Халидә Габидуллина, Мөхәммәт Мәһдиев исемендәге музей директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев