Арча мөхтәсибәтеннән «Урал» мотоциклы СВОга китте
Район башлыгы хәер-фатихасы белән.
Арча мөхтәсибәте мөселманнары Җиңү көнен якынайту максатыннан күпсанлы эшчәнлек алып бара. Районыбыз һәм авыл мәчетләрендә сеткалар үрү оештырылды, гуманитар ярдәм җыюга һәрдаим үз өлешләрен кертәләр. Махсус хәрби операция зонасына ГАЗель автомобиле алып тапшырдылар. Шушы көннәрдә "Урал" мотокциклы алдылар. Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевның хәер-фатихасы белән мотокциклны мөфтияткә Казанга озаттылар, аннан ул хәрби хезмәт җиренә тапшыралачак.
" Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов белән бергә «Урал» мотоциклларын, Мөфтинең ярдәмчесе-Рамил хәзрәт Мингәрәевкә тапшырдык", - ди мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин.
Мотоцикллар яралы солдатларны кырдан алып чыгу һәм госпитальгә озату, азык-төлек, су, медикаментлар илтү өчен файдаланылыр дип көтелә. Якын арада мотоцикллар махсус хәрби операция зонасына озатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев