erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәрхәмәтлек үзәге базасында авыруларны караучылар мәктәбе оешты

Нинди мәктәп ул? Бу мәктәптә кемнәр нәрсәгә өйрәнә? Шул турыда язып чыгыгыз әле, дип үтенүчеләр бар. Без бу сорауларга җавап алу максатыннан Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова белән сөйләштек.

– Миләүшә Ниязовна, аңлавымча, бу мәктәп өйдә авыру туганын караучылар өчен оештырылган мәктәп.

– Әйе, өйдә кемнеңдер каравына, тәрбиягә мохтаҗ кешеләр булырга мөмкин. Һәм алар бар да.  Андый ярдәмгә мохтаҗларны карау ул җиңел хезмәт түгел. Бу үзенә күрә түземлек, белем, осталык сорый. Сүз уңаеннан әйтеп үтәсе килә, без 110 мең сумлык грант оттык. Шул акчага бер бүлмәгә авыруларны караучыларны өйрәтү өчен җиһазлар алдык.

– Караучылар мәктәбендә нәрсәгә өйрәтүләре турында җентекләбрәк аңлатсагыз иде.

– Безнең махсус әзерлекле белгечләр, шәфкать туташы ярдәмгә мохтаҗларга ничек дөрес итеп ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр. Бу өйрәтүгә теоретик белем һәм практик күнегүләр керә.

– Дөрестән дә, караучы авыруның сәламәтлеген, физик һәм рухи халәтен аңлый да белергә тиеш бит.

– Нәкъ шулай. Кешенең йөрәк-кан юллары, сулыш системасы ни хәлдә – авыруның бу халәтен ачыклый белергә кирәк. Авыруның гигиенасы, чисталык та мөһим. Дөрес итеп туклану шулай ук җитди мәсьәлә. Тернәкләндерү буенча эшләнгән техник чараларны да дөрес итеп куллана белергә кирәк. Озак урын өстендә ятудан тән бозылырга мөмкин. Авыруны караучы тән бозылмасын өчен тиешле чараларны куллана белергә тиеш һ.б.

– Программаларын да әйтеп үтсәгез иде.

– Дәресләр шәхси программалар буенча үткәрелә. Мәсәлән, йөрәк-кан юллары буенча авыруларны карау. Ятып тора торган авыруларга, хәтере начарланганнарга, шикәр диабеты белән чирләүчеләргә, сөякләре сынып, урын өстенә калганнарга хезмәт күрсәтү – аларның һәркайсына аерым тәрбия кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Дәресләр бушка үткәреләме?

– Бушка.

– Язылырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итәргә тиешләр?

– Мәрхәмәтлек үзәгенә. Телефон: 3-13-37.

– Укулар Мәрхәмәтлек үзәгендә генә үтәме?

– Нигездә Мәрхәмәтлек үзәгендә һәм без өйгә барып та укытабыз, өйрәнүләр онлайн режимда да үтәргә мөмкин.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X