erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөрәледә чаңгы ярышлары була

16 февральдә Арча мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылында чаңгы ярышлары уздырылачак. Әлеге спорт чарасы ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Арча районының 90 еллыгына багышлап оештырыла.

Ярышларда катнашучыларны теркәү иртәнге 09.00 сәгатьтә Мөрәле авылында «Мәйдан» спорт-күңел ачу полигонында башланып китәчәк. Чаңгы ярышында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен, яшь категорияләренә карап, махсус дистанцияләр булдырылган.

Барлыгы — җиде төркем: 2009 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр, 2006-2008, 2004-2005, 2002-2003, 35 яшь һәм аннан яшьрәкләр, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, шулай ук Арча мөхтәсибәте имамнары, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимәләр. Дистанциянең озынлыгы, катнашучының җенесенә һәм яшенә карап, 500 метрдан алып 5 километрга кадәр ераклыкны тәшкил итә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк, аларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Спорт чарасын ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Арча районы мөхтәсибәте оештыра һәм, елдагыча, чаңгы ярышында Татарстанда яшәүче һәр кеше килеп катнаша ала.

Чаңгычылардан гаризалар 14 февральгә кадәр n-ravil@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 987 234-70-35 (Равил Нәбиуллин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X