erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөселман кешесенең бер помидор өчен бер-берсен рәнҗетүе оят (ифтардан соң туган уйлар)

Кунакларга бушлай таратылган Коръән басмасын 5-6 шар алучыларга да исең китәрлек. Йә Аллам, ачлык, ялангачлык заманы түгел, нигә шундый нәфесле соң без? Мөселман кешесенең бер помидор өчен бер-берсен рәнҗетүе оят. Раббым, үзең кичер.

Казанда 9 нчы Республикакүләм ифтар узды. Казан мәктәбендә фаҗига килеп чыгу сәбәпле, ифтарның программасына үзгәрешләр кертелде. Фаҗигадә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларның якыннарының кайгысын уртаклашты.

Оештыручылар ифтарга килгән кунакларга Татарстан Диния нәзарәте исеменнән Коръән басмасын бүләк итте. Аллаһы кабул итсен, барысы да әйбәт узды. 

Кайберәүләрнең үз-үзен тотышы гына гаҗәпкә калдырды. Артыбызда утырган яулыклы ике апаның этешкән-төртешкәнен күреп тын калдым. Баксаң, ризык өчен тарткалашалар икән. Ул да түгел помидорлар идәнгә тәгәрәп китте, бер берсенә яман әшәке сүзләр әйтә башладылар. Инде апайлар тынычланды дигән идем, бер бала: "Сезнең артык ризык калмадымы?"- дип һәр өстәл саен соранып йөри башлады. Мохтаж дияр идең, яхшы гына киенгән үзе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кунакларга бушлай таратылган Коръән басмасын 5-6 шар алучыларга да исең китәрлек. Йә Аллам, ачлык, ялангачлык заманы түгел, нигә шундый нәфесле соң без? Мөселман кешесенең бер помидор өчен бер-берсен рәнҗетүе оят. Раббым, үзең кичер.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X