erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәскәүләр дә Арчадан өйрәнә

Беркөн Арчада туган телне саклау һәм үстерүгә багышланган зона семинары булды.

Анда 11 районнан килгәннәр иде. Кунакларның кайберләре белән аралашырга туры килде.

“Арчада күптән булган юк иде, танырлык та түгел, бик матурланган икән! – диде берсе.  “Гаиләбез белән махсус килеп карап китәбез әле”, – диде икенчесе.

Шушында яшәгәч, күзләр дә күнеккән инде, чыннан да үзгәрешләр бик күп бит. Ел саен уңайлана, матурланна бара Арча.

21 августта Арчага Мәскәүдән “Стрелка” дип атала торган медиа, архитектура  һәм дизайн институтында “РФ архитекторлары” программасы буенча укучы архитекторлар делегациясе килде. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган, кем әйтмешли, күпне күргән, чагыштырып карау мөмкинлеге зур булган кешеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин каршы алды һәм таныштырып йөрде. Алар башта шәһәрнең Зур урамын, Совет мәйданын карап үттеләр. Биредә төзекләндерү эшләренең икенче этабы дәвам итә. Инде эшләнгәннәре дә тәэсирләндерерлек. Бар да халык өчен, яшәешебез уңай булсын өчен.

“Казансу” паркында Мәскәүдән килгән кунакларга бик ошады. Әле кайчан гына чытырманлыклар баскан елганың яр буйлары, болын хәзер рәхәтләнеп ял итәрлек паркка әверелде. Олысы да, кечесе дә биредә күңеленә хуш килгән урынны таба ала. Балалар өчен нинди генә уеннар юк. Эссе көннәрдә җиләс һавалы күл буе күпләрне үз янына тарта. Арчабызда шундый гүзәл дөнья барлыкка килү нинди бәхет!

 Шәһәребезне матурлау дәвам итә. Үзәк урам булган Зур урамда җәяүлеләр өчен ике яклап тротуар салына, төзекләндерү эшләре киләсе елга да дәвам итәчәк. Бу урамда яшәүчеләр борчылмасыннар, йортларның һәркайсына керү юллары эшләнәчәк. Эш барышында бераз уңайсызлыклар булып алыр, бераз сабыр итегез, бар да уңайланыр. Коткы салып йөрүчеләргә игътибар итмәгез, бүрәнә аркылы бүре куып йөрүчеләр инде алар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X