erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мундир кадерлерәк...

Район активы җыелышы бара.

Мундир кадерлерәк...

Ильяс Фәттахов

Сентябрь җитә башлауга бәрәңге басулары, студентларны алып китәргә килгән автобуслар, улларын, кызларын армиягә озаткандай күз яшьләре белән озатып калучы аналар күз алдына килә.

– Кайбер елларны 25әр группа китә иде, – дип искә ала озак еллар директор булган Илдус ага Сәгъдиев. – Район зур (Әтнә районы белән бергә), бәрәңге 12 мең гектардан артык мәйданда утыртылган еллар була иде.

Сентябрьдә, кайбер елларда октябрьдә дә алалар бәрәңгене. Бер елны беркетелгән колхозда эшне төгәлләп кайталар, октябрь ахыры якынлаша. Илдус Абдрахмановичны ул вакыттагы директор Мөнәвир Гәрәевич (быел аңа 100 яшь булыр иде, бик әйбәт кеше иде, урыны җәннәттә булсын) чакырып ала. “Куйбышев исемендәге колхозның бәрәңгесен алып бетерешергә кирәк!” – ди. Фирая Мөхәммәтовна белән ике төркемне алып Сикертән басуына китәләр. Җепшек кар ява, салкын, үзәкләргә үтәрлек җил. Сап-сары, бик яхшы бәрәңге, ә бит бусагада – ноябрь...

– Беркөнне райбашкарма комитеты рәисе килде, – ди Илдус Абдрахманович.

– Илдус, син нишлисең? – ди.

–Ник, бәрәңге алабыз ич! – дим.

– Безгә бәрәңге түгел, безгә мундирны саклап калырга кирәк! – ди бу. – Нәрсәгә шулай бшртекләп чүпләргә, тизрәк котылырга кирәк! Әмма без басуда бәрәңге калдырмадык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Педучилище студентлары ул елларда бик күп түрәләрнең мундирларын  саклап калды. Күбрәк кызлар укый иде бит инде училищеда, бигрәк тә авыл кызларыннан торган төркемнәрне яраталар иде, алар эшкә, авырлыкларга  күнеккән.

– Акчаны да әйбәт эшләп кайталар иде, – дип  искә ала Илдус абый. – Ашханәгә кышка җитәрлек бәрәңге кайтара идек.

Студентлар авыллар тормышын җанландырып җибәрүчеләр дә иде. Көндез эшләп арып кайтсалар да, кичләрен клубларга чыгып концертлар куйдылар, гомерлек ярларын шунда табучылар да аз булмагандыр. Бу турыда Иске Чүриледән Шәүкәт дус матур хатирәләр язып җибәргән иде.

Бүген колхозлар да, басуларда бәрәңге дә юк. Кайчандыр ныклап төзелгән бәрәңге базлары да җимерелеп ята. Үз бакчасында бәрәңге үстерүчеләр дә анда-санда гына. Базарда Иске Масрада дүрт баланы берүзе тәрбияләүче таҗик Шукуржон үстергән бәрәңгене саталар. Рәхмәт аңа, шундый коры җәйдә яхшы уңыш үстергән.

Безнең буын өчен бәрәңге утырту, чүбен утау, казып алу – үзе бер хозурлык, күңел халәте. Үзең үстерә алырлык әйберне дә сатып алу белән күңел килешми. Сүземне бер булган хәлне сөйләп тәмамлыйм.

Район активы җыелышы бара. Беренче секретарь бер колхоз рәисен мактый: менә ул булдыра, иген уңышы да яхшы, итне, сөтне дә күп җитештерә, бәрәңгенең дә гектарыннан фәлән центнер уңыш алды, ди.

– Югалтулар булмаса, бәрәңге уңышы тагын да күбрәк буласы иде әле! –  ди макталудан башы күккә менгән рәис сикереп торып.

– Әле югалтулар да бармыни? – ди беренче җенләнеп. – Фәләнов (халык контроле рәисе), хәзер үк урынга барып тикшереп кайт! Җәзасын бирербез, кем рөхсәт иткән әле сезгә халык байлыгын әрәм итәргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X