«Музыка һәм үсеш» lll Халыкара балалар бәйгесендә Арча кызы 1 дәрәҗә лауреат исемен яулады
2023 елның октябрендә «Музыка һәм үсеш» lll Халыкара балалар халык башкаручылары музыкаль бәйгесенең беренче этабы узган иде.
Бәйгенең беренче этабы видео форматта узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбеннән «Вокал» бүлеге укучысы Аделина Нуретдинова катнашты (укытучысы Гәрәева Гөлнара Рәсим кызы).
Бәйгенең шарты булып ике төрле характерда булган халык җырларын башкару тора. Аделина беренче турда җиңүче булды һәм 8-10 мартта Мәскәүдә узган икенче турда катнашты. Икенче турның бурычы - бәйгене оештыручыларның әзер аранжировкасына рус халык җыры «Валенки» ны өйрәнү һәм аны «Подмосковье» мәдәният йортында башкару иде.
7-9 яшьлек катнашучылар арасында Нуретдинова Аделина 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аделинаны һәм укытучы Гәрәева Гөлнара Рәсим кызын җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев