erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мыеклы агач коңгызлары

Әгәр сезнең өегездә агач бүрәнәләрдә тишекләр һәм эзләр барлыкка килгән икән, төннәрен шыгырдаган тавыш ишетәсез икән, сезнең өйгә мыеклы агач коңгызлары ияләнгән.

Әгәр сезнең өегездә агач бүрәнәләрдә тишекләр һәм эзләр барлыкка килгән икән, төннәрен шыгырдаган тавыш ишетәсез икән, сезнең өйгә мыеклы агач коңгызлары ияләнгән. Мыеклы коңгызлар семьялыгы күптөрле, аларның бүгенге көнгә өч йөз төре билгеле.

Бу кортлар агачны әкрен генә кимереп, агачның ныклыгын югалталар, агач гөмбәли башлый һәм яраксызга әверелә. Өйләрдә очрый торган коңгыз зур түгел, коңгызның бик зурлары да очрый, аларын күбрәк урманнарда күрергә була. Эссе көннәрдә ылыслы агачлар тирәсендә була алар. Мыеклы коңгыз үзе агачлар өчен куркыныч түгел, аның личинкасы агачка зур зыян китерә, ул аны тишеп керә, эзләр ясый һәм сыйфатын югалта. Әгәр дә вакытында зарарланган агачларны дөрес итеп эшкәртмәсәң, өй конструкцияләре зыян күрергә һәм корылма яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Кортка каршы торучы препаратлар кибетләрдә сатыла. Бу препаратларны кулланганда бик сак булырга кирәк, коңгызга зыян салган препарат кешегә дә зыянлы булырга мөмкин. Моның өчен махсус респираторлар ярдәмендә эшләргә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

М.Г.Фәттахов,

Татарстан буенча Россельхознадзорның дәүләт тикшерүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X