Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мылтык көтмәгәндә атып җибәрде...

    Төрмәгә утыртмадылар мылтык хуҗасын, әмма...

    Кайбыч районындагы фаҗига берәүне дә битараф калдырмагандыр. Авыл җирлеге башлыгы төнлә төлке дип белеп сарайдан чыгып килгән хуҗабикәгә ата. 38 яшьлек хатынның гомере өзелә, ике гаиләгә дә зур кайгы килә.

    Стенада эленеп торган мылтык та кайчан да булса бер ата, диләр. Моңа мисаллар җитәрлек.

    Безнең авыл үзе аерым колхоз вакыт. Колхозның яшелчә бакчасы бар, хатын-кызлар чиләк-көянтә белән кыяр, помидор, кәбестәгә су сибә. Хезмәт көненә бирелгән кәбестәне ат йөге белән капка төбенә китереп аударалар иде. Ике-өч кыз (аларның берсе безнең булачак әни) су сибеп менешли йомыш белән кәнсәләргә керә. Шундагы бер шаян егет ишек янында сөялеп торган мылтыкны ала да: “Хәзер мин сезне атам!” – дип кызларга төби һәм ...чакмага баса. Аткан тавыш яңгырый. “Без ап-ак булып катып калганбыз, бәхеткә ядрәләр безнең баш очыннан узып стенага кергән”, – дип сөйләгән иде әни. Кемдер мылтыкны корган килеш калдырган булган.

    Арчаның ике аучысы Әтнә сазлыкларына үрдән  атарга китә. Тәҗрибәле, ауга гел бергә йөри торган кешеләр.

    – Минем мотоцикл белән бардык, – дип сөйләгән иде дустының саксызлыгы аркасында аздан гына теге дөньяга китеп бармаган танышым. – Камыш арасына кергәндә бер-беребезнең кайдалыгын чамалап калабыз. Ул якка атарга ярамый. Утырам шулай, бер заман аткан тавыш ишетелде һәм минем аркага чыбыркы белән китереп салдылармыни! Шундый каты удар булды. Телогрейканы салып караган идем – ул ядрәләр тиюдән чуарланып беткән.

    “Разбор” ясыйлар, теге хәсрәт аучы камыш арасына утырырга чамалаган чүрәкәй үрдәкне күреп ала һәм атып та җибәрә. Ярый әле сырган телогрейка калын, ә ядрәләр вак була.

    Бер елны бер аучыбыз Октябрь бәйрәмнәренә гаиләсе белән туган авылына кайтырга чыга. Кич, караңгы. Үзе белән мылтыгын да ала бу. Куян-мазар очраса дипме, мылтык корган була. Бара торгач, кемдер кагылыпмы, мылтык атылып та китә, ядрәләр хатынының энесенә эләгә. “Бавырыннан 16 ядрә алдык”, – дип сөйләгән иде табиблар. Әлеге фаҗигане бүген искә төшергәндә дә чәчләр үрә торырлык. Төрмәгә үк утыртмадылар мылтык хуҗасын, әмма ул бу хәлләрне бик авыр кичерде, гомере кыска булуының да төп сәбәбе шул булгандыр, дип уйлыйм.

    Реклама

    Бервакыт бер якын танышымның Казандагы хезмәттәшләре  поши ауларга лицензия алган. Мине дә ярдәмгә чакырды бу. Көне буе йөрсәк тә уңышлы булмады. Әмма моңа берәүнең дә исе китмәде, эче пошмады. Шәһәр кешесенә көнен урманда үткәрү үзе зур бәхет инде. “Ауда, балыкта үткән көн гомер исәбенә керми”, – дип, шаярышып та алдылар әле.

    Чәйләп-мәйләп алгач кайтырга җыена башладык. “Патроннарыгызны мылтыкларыгыздан ала күрегез!” – дип кисәттем боларны. Машинага утырганда патроннарны алу гына түгел, мылтыкларны да сүтеп чехолга тыгарга тиеш тә бит инде.

    Кайтабыз шулай, алда шофер һәм якын танышым утыра. Артта без өчәү, мин уртада, Казан кунаклары як-ягымда. Җылы машинага утыргач йокымсырап киткәнбез, көне буе йөреп арылган да. Берзаман яман каты гөрселдәү тавышы ишетелде, кемдер яңакка сугып җибәргәндәй булды. Әкрен генә күзләрне ачам, машина эчендә әче төтен исе, барысы да башларын түбәнгә яшергән, бар да аңгырайган, беркем бернәрсә аңламый...

    Беренче булып шофер аңына килде: “Нәрсә эшләдең син, әнә өр-яңа машинаның түбәсенә кара!” – дип “шефы”на сүгенеп тә җибәрде бу.

    Алда утырган танышым мылтыгының бер көпшәсеннән патронын алмаган булган. “Куроклар белән уйнап кайта идем”, – дип акланып та маташты. Ярый әле мылтыгы түбәгә таба карап торган...

    (Дәвамы бар)

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: