erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наил китте, ә без ятим калдык

Төштең дә югалдың, Наил

                                                        Наил Газиз улы истәлегенә.

 

                                                          “Әй, җаныем, Бибисара,

                                                           Сагынуларга юк чара...”

    Наил җыры әле дә ишетелә,

Күңелләрдә калды моңнары.

Салмак кына, йомшак тавыш белән

Бар хисләрен кушып җырлады.

“Мин бит җырчы түгел, бары сезнең өчен

Ялындырмыйм, җырлыйм алайса..”.

Моң чишмәсе бәреп чыккан кебек

Бар киңлекне сихри моң баса.

Урман, болын, кырлар – барысы да

Шушы матур моңга күмелә.

Мәңге онытылмас бер җыр булып,

Кереп калды күңел түренә.

Кеше китә, җыры кала, диләр.

Наилнең дә калды бу җыры.

Кем уйлаган, шундый тизлек белән

Төгәлләнә кеше гомере.

Наил китте, ә без калдык ятим,

Ветераннар калды әтисез.

Ничә еллар бергә эшләдек бит,

Аңлый идек аны бер сүзсез.

Тыныч, сабыр, гадилеге белән

Сокландырды һәрбер кешене.

Һәркемгә дә ярдәм кулы сузды,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хормәт итте олы-кечене.

Намус белән илгә хезмәт итте,

Дөреслекне һәрчак яклады.

Бик булдыклы, рәхәт кеше иде,

Һәр эшендә хөрмәт яулады.

Күңелләрдә калган югалтуны,

Сагыну катыш кайгы-сагышны

Җиткерергә диеп шул хисләрне

Бу шигырьне аңа багышлыйм.

Йөрәкләр буш, сагынабыз сине,

Күз алдыннан китми сурәтең.

Син һәр кайда безгә үрнәк булдың,

Чын хезмәткә безне өйрәттең.

Барыбыз да адәм балалары –

Кунак булып җиргә киләбез.

Гомер сизелми дә, мизгел кебек

Бик тиз генә ташлап китәбез.

Бик вакытсыз киттең, яшәрлегең

Бар иде бит, Наил, дөньяда.

Төштең дә югалдың, сагындырып,

Җырың калды безнең арада:

“Әй, җаныем, Бибисара,

Сагынуларга юк чара!”

                                                      

                                                                Розалия Ибраһим,

                                                                Арча, Мәмсә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X