erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Наласа азаны» бәйгесе үтте

Бергәлектә көч

" Наласа мәчетендә "НАЛАСА АЗАНЫ" бәйгесен уздырдык. Әлеге чарада катнашучы һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вагыйзовка Аллаһның рәхмәте булсын! Алар бәйгедән соң балалар белән осталык дәресләре дә үткәрделәр, азанны дөрес, тәҗвидле, төгәл, аһәңле әйтергә өйрәттеләр. Бәйге җиңүчеләре һәм барча катнашучы Егетләр вә малайлар үз бүләкләрен алдылар. Ә ахырдан мәчетнең беренче катында тәмләп сыйландык! Безнең апаларыбыз тәмле нигъмәтләр әзерләп куйганнар. Рәхмәт Сезгә!!! Шушы бәйгене оештыруда күп  куйган  Зөфәр Нәҗметдиновка, Зөфәр хәзрәткә, аерым РӘХМӘТ! Бергәлектә көч вә куәт! Аллаһ яңа уңышлар һәм бәрәкәтле гомер насыйп итсен!" - дип яза үзенең Вк битендә Рамил Мөхетдинов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X