erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наласа мәктәбендә көрәш ярышы

Наласалар, афәрин!

Наласа егете, шәхси эшмәкәр, "ФорВаг" оешмасы җитәкчесе Инсаф Илшат улы Нотфуллин Наласа урта мәктәбе спорт залында үткәрелгән   көрәш ярышының  төп иганәчесе булды. Ярышта 2009-2011 елгылар һәм 2012 елгылардан яшьрәкләр катнашты. 
 101 көрәшче бил алышты, алар 15 үлчәү категориясенә бүленеп көрәштеләр.
Җиңүчеләргә иганәче тарафыннан әзерләнгән яхшы бүләкләр тапшырылды.
Командалар буенча нәтиҗәләр тренерлар арасында чыгарылды. 1 нче урында тренер Галиев Рәис Фәнисович командасы (Наласа, Кәче, Иске Чүриле мәктәпләре), 2 нче урында тренер Һидиятуллин Фәнил Фәнисович командасы (Арчаның 6нчы һәм 7 нче номерлы мәктәпләре), 3 нче урында - тренер Әскаров Илүс Илдусович командасы (Лесхоз, Түбән Мәтәскә мәктәпләре).
Барлык катнашучылар да кайнар ризык белән тукланды. Арча спорт комплексы җитәкчелеге шундый ярыш оештырып, көрәшчеләрне шатландырган өчен төп иганәче - Нотфуллин Инсаф Илшат улына чиксез рәхмәтле. Шулай ук ярышны оештыруга зур өлеш керткән Наласа урта мәктәбе коллективына, тренер Галиев Рәис Фәнисовичка  зур рәхмәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X