Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Наласада янгын

    Бүген Наласада ферма түбәсе янды

    Бүген көндез котельнаяда су җылытканда морҗадан төшкен очкыннан башта утын өеменә ут капкан. Аннары ул чормага үрләгән. Бәхеткә , бу вакытта маллар кардада булган. Кешеләргә дә,сыерларга да зыян килмәгән. Җил дә авылга түгел,каршы якка исә иде. Зур бәладән шул да саклады.

    Арча янгынчылары (ике экипаж) килгәнче үк "Игенче" хуҗалыгының үз янгын сүндерү машинасы, тракторлары сүндерергә керешкән иде инде. 

    Реклама

    Түбән Аты егетләре үзләре төзекләндереп аякка бастырган янгын сүндерү машинасының ярдәме зур булган, рәхмәт аларга.

    Кич белән түбәнең янган өлешен сүтеп түгә  башлаганнар иде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: