Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Наласаны бәхет баса: «ВТ» журналисты элеккеге миллионер колхозда булып кайтты

    Әй, Наласа, Наласа ла, Наласаны су баса… Юк, язгы ташу вакытында авылны су басмый, басканы да юк, җырда гына шулай икән. Элеккеге миллионер колхозда бүген дә халык муллыкка омтылып, бәрәкәткә ирешеп яши. Китмиләр, киресенчә, монда кайталар. Язгы кояшлы көннәрнең берсендә Арча районының Наласа авылын күреп кайтырга булдык ("Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова).

     

    Гамьле яшьләр

    «Соңгы сигез елда, яшьләрне авылда калдыру өчен, 23 йорт төзеп чыктык, тагын төзибез әле». Авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированың горурланып әйткән сүзләре бу. Наласада 230дан артык хуҗалыкта 729 кеше яши. Сөбханалла, 30га якын эшмәкәр үз эшен ачкан. Кемдер терлекчелек буенча мини-ферма булдырган, кемдер тимер, агач эше, умартачылык белән шөгыльләнә. Машина ремонтлату өчен дә ерак барасы түгел, остаханә үзләрендә генә. Монда кеше чакыртып эшләтмиләр, бар нәрсәгә үзләре ябышалар.

    Авыл башында ферма күренә. Буш түгел, асрарга сыерлары да, эшләргә кешеләре дә бар. Урамнары төзек, асфальт җәелгән. Моңа кадәр төзелгәннәре арасында ике катлы яңа йортлары да ишәеп килә. Кибете, клубы, мәктәбе, бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, лимонад цехлары бар. Анысында дүрт кеше хезмәт куя. Тәмле су гына түгел, токмач, кесәл дә ясыйлар. Авыл чишмәсенең суы чисталыгы буенча беренче урында икән. Лабораториядә махсус тикшерткәннәр. Шуңа күрә Арча халкы Наласа чишмәсенә йөри дә инде.

    Авылның киләчәген чамалар өчен, балалар бакчасына барып карарга кирәк. Без шулай иттек тә. Ике ел элек ачылган бакчаны монда Президент бүләге дип йөртәләр. Рөстәм Миңнеханов төзелеш барышын үзе күзәтеп киткән.

    – Бүген 47 бала йөри. Соңгы вакытта иң зур күрсәткеч бу. Барысы да – үзебезнекеләр. Егерме ел элек эшкә килгәндә, 17 сабый гына иде. Бакча иске, кечкенә, балалар сыймый. Бәйрәмнәр уздырганда, клубка урындыклар ташып азапландык. Хәзер бик рәхәт. Быел 11 бала 1 нче сыйныфка бара. Чиратта ун бала тора. Гаиләләрдә 2–3әр бала үсә. Яшьләр булмаса, бакча, мәктәпләрдә балалар булмас иде, – ди бакча мөдире Гөлназ Абдрахманова.

    Телең тәмле булса…

    Авылның бүгенге тормышында җирлек башлыгы Илфира Шакированың да роле зур. Укытучы булып эшләгән ул, башлык вазыйфасына килүенә – ун ел. Илфира ханымга монда да укытучы булырга туры килә. Тик зирәк булганда гына сине тыңлаячаклар һәм ишетәчәкләр.

    – Соңгы елларда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бик күп программалар булдырды. Субсидия биреп, йортлар салу да бар. Без аларның барысыннан да файдаланабыз. «Игенче» агрофирмасы да тотрыклы. 35 яшькә кадәрге яшьләр агрофирмада эшли, балалары бар икән, кире кайтарылмый торган субсидия яки миллион сумнан артык акча бирелде. Ел саен икешәр субсидия отып бардык. Агрофирмада түләү бик әйбәт. Белгеч булып кайтучы биш кешегә йорт салдык. Бишесенә бушлай җир бирдек. Салымны да үзебез түлибез. Тагын йорт салу программасында катнашырга исәп. Субсидияле 17 йорт салдык, бүген унсигезенчесен тапшырдык, тагын өчәү чиратта тора, – ди Илфира Шакирова.

    Шул ук вакытта, егетләрен дә, эшчән, тәвәккәл дип мактап куя. Ялгыз яшәүче әби-бабайларны да онытмый башлык. Читтә яшәүче оныкларның да күңел кылларын чиртә белә. Алар, төп нигезгә кайтып, йортлар сала башлаган. «Бүген теләсә кая йөреп эшләп була бит. Иң мөһиме: нигезләр таркалмый», – дип куана ул. Кадрларны үстерү буенча мәктәп белән элемтәдә тора. Быел максатчан программа буенча аграр көллияткә баручы егетләр, шәфкать туташы булырга теләгән кызлар да бар. Алар да, укып бетергәч, авылга кайтабыз, дип торалар икән. «Яшәү өчен матурлык, шартлар да кирәк», – дип өсти Илфира Шакирова. Болары да бар. Дөрес юнәлеш бирүчесе булганда, авылда яшәүчесе дә табыла.

    Наласа – көрәшчеләргә дә бай авыл. Әхәт батыр Закиров истәлегенә җирлектә көрәш ярышлары уздырыла. Утызлап көрәшче егетләре бар икән.

    Безгә бар да кызык

    Авыл урамнарыннан атлыйбыз. Үзебезчә, үзенчәлекләрне барларга тырышабыз.  Фотохәбәрчебез Илдар Мөхәммәтҗанов бакчага төртеп күрсәтә. Карлы бакчада ак халат киеп, кемнәр йөри? Умартачылар икән. Безнең бит аларны җәен генә күргән бар. Шуңа күрә, бу кадрны тиз генә төшереп, умартачы Рамил Исмәгыйлевның капкасын ачып керәбез. Бу эш белән 15 еллап шөгыльләнәләр. Фермер да булып чыкты әле ул, мал асрый.

    – Кортларның йокыдан уянып, ялдан чыга торган вакыты бит. Кичә үк чыгарган идек, берничәсе тавышлангач, ашарга бирдек. Чагалар, усаллар, – ди Рамил.

    – Шикәр комына кытлык бит хәзер. Сезнең бизнеска зыян китермиме? – дип сүзгә кушылды фотохәбәрчебез.

    – Шикәр ашатмыйм. Ширбәт бары көз көне генә кирәк, язын кирәкми, – ди умартачы.

    Авылда без, журналистлар, рухи азык эзлибез инде, ә куянга нәрсә калган? Балалар бакчасы яныннан күз ачып йомганчы озынколак узып китте. Сабыйлар күрсә, исләре китәр иде инде. Нәрсәгә килсен, алмагач кимерергә килә икән. «Эзләре күренә, тик үзләре юк. Видеокамерадан карагач, куян икәнен белдек», – дип елмайды бакча мөдире Гөлназ.

    Шәһәрдән артыграк та әле…

    Авылга күченеп кайту Төхвәтулиннар гаиләсен тагын да түгәрәгрәк, бәхетлерәк иткән. Монда туып-үсмәсәләр дә, Ләйсән белән Рөстәм – Наласада үз кеше. Биш-алты ел элек күченеп килгәннәр. Дүрт кыз бала тәрбиялиләр.

    Реклама

    – Башта иске йорт сатып алдык. Капка ясатып, сарай салдык. Иске йортта яшәп булмый дип, яңасының нигезен булдырдык. Менә тиздән яңа йортка күчәргә җыенабыз, – ди 35 яшьлек Рөстәм.

    Шәһәрдә яшәсәләр дә, авылга тарткан аларның күңелләре. Хезмәт хакларын азрак түли башлагач, Арчага кайтырга тәвәккәлләгәннәр. Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган Рөстәмгә үз белгечлеге буенча эш тә табылган. Ләйсән – Арча районының Урта Бирәзә авылы кызы. «Үз йортыбызны булдыру хыялы бар иде. Хатыным агрофирмага пешекче булып урнашты. Яшь гаиләләргә бирелә торган субсидия алып, йорт төзедек. Монда килгәнгә үкенмибез. Көрәшчеләр авылы дип элек тә ишетеп белә идем. Мәктәбе, бакчасы бар. Авылда алга китешне елдан-ел сизеп торабыз. Мондый программалар булганда, яшьләр күбрәк кайтыр», – ди Рөстәм. Дүрт кыз үстерүче ир нәсел дәвамчысы турында да хыяллана. Егет алып кайтырга да насыйп булсын яшь гаиләгә.

    Ипилек-чәйлек…

    – 2010 елда такта ярдыру цехы ачтык. Акчасы ипи-чәйгә җитә. Урындыгын да, башкасын да ясыйм. Тик агач эшләнмәләренә ихтыяҗ зур түгел, кеше кибеттән арзангарак сатып ала. Әле менә заказга бер сыерчык оясы ясадым. Бәясе – 500 сум. Балта эшенә хирыслык кайдан килгәнен әйтә алмыйм. Иң беренче ясаганым урындык булды, – ди Илшат Шәмсетдинов.

    Моңа кадәр Илшат колхозда механизатор, комбайнчы булып эшләгән. Умарта, сыер асрап, балын, сөтен сата. Эшләгән кешегә эш бетми, ди. Иренмәсәң, тормыш бара, тик рәхәтләнеп йоклап ятып булмый.

    Рәдиф Әхмәдуллин да умартачы булып чыкты, балавыз көясе сыгынтысы, бал икмәге ясый. «Төнәтмәне кортларның личинкаларын үрчетеп әзерлим. Организм өчен бик файдалы, шифасын күрәбез. Быел менә 36 нчы умартачылык сезонын башлыйм, – ди элек зоотехник булып эшләгән 75 яшьлек Рәдиф абый. – Бу эшкә безне «Октябрь» колхозы рәисе Мирзаян Вахитов өйрәтте. Ул эшләгән вакытта авылда 27 хуҗалык корт асрады. Авыл халкы яшелчә, җиләк-җимеш үстерә белми иде, рәис өйрәтте. Әле бакчадагы агачларны яңартып, алмагач, груша утырттым. Чәчәкләрне дә яратып үстерәбез».

    Орденлы апалар

    Колхоз рәисе вафат булса да, аның эшләрен хәзер дә искә алалар. Мирзаян Вахитов заманында игенчелек тә, терлекчелек тә гөрләп торган. Бәрәңгене дә мулдан иккәннәр. Люцерна, борчак орлыклары сатып, табыш алганнар. Миллионнар зирәклек белән табылган. Нәрсәгә ихтыяҗ бар, шуны алдан белеп, тоеп, үз колхозында тормышка ашырган рәис. Элеккеге колхоз белән хәзергесен чагыштырып булмаса да, авыл халкы инвесторның авыл хуҗалыгын саклап калганын әйтә.

    Колхозның орденлы апалары белән дә сөйләштек. Гөлфия апа Хөсәенова шушы авылда туып, гомерен терлекчелеккә багышлаган. 20 еллап сыер сауган, аннан ясалма орлыкландыручылыкка укыган.

    – Сыерларыма кушаматлар тага идем. Карлыгач, Сандугач дип йөрттем иң яратканнарын. Сыерлар да бозаулаттым. Үрчем әйбәт була иде. «Без сөт эчертә алмыйбыз, син ничек эчертәсең? – дип аптырый иде хезмәттәшләрем. «Кил, җаным», – диюгә, бозаулар тизрәк чиләккә башларын тыгалар иде. Колхоз рәисе Казанга укырга җибәрде. Башта карышсам да, риза булдым. Дөресрәге, әни үгетләде. Ясалма орлыкландыру эшен бик яратып башкардым, – оптимист рухлы 73 яшьлек Гөлфия апа.

    Бер тапкыр сыеры «шпагат»ка утырган була, шуны торгызам дип егылып, умыртка баганасын сындырган. Ферма тормышында әнә шундый вакыйгалар да була. Тормышы да гыйбрәтле Гөлфия апаның. Өч айлык көмәнле чагында ире үлеп китә. Бала хакына дип кияүгә дә чыкмый. Бүген бердәнбер улы Илнур, килене Римма тәрбиясендә яши.

    – Киленем бик әйбәт, 20 ел торабыз. Бер тапкыр да сүзгә килгән юк. Икебез бер дулкында. Үзенә дә: «Мин сине үз әниеңнән дә катырак яратам», – дим. Оныкларым бик акыллы. Шифаханәгә дә барасы килми, үз өемдә җәннәт, – ди ул. – Кызым, һәр җирдә дә ярату кирәк. Авылны, эшемне гомер буе яратып яшәдем. Наласа көннән-көн матурая. Без үзгәрешләрне күреп, сөенәбез. Өлкәннәргә алмашка тырыш, акыллы яшьләр килә. Без салган орлыклар шытып, җимешләрен бирә.

    Сәрия Мифтахова

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: