Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Наласаны таныткан кеше

    Миңа Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев, Фәйзи Галиев, Әдһәм Сәмигуллин, Мансур Касыймов, Рәиф Әхмәтшин кебек легендар колхоз рәисләре белән бер чорда эшләү насыйп булды. Аларның һәркайсы турында матур хатирәләр саклана, кайберләре инде исән дә түгел, урыннары җәнәттә булсын.

     

    Мирзаян абый тумышы белән Минзәлә районыннан. Кечкенәдән үк әти-әнисез калып тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татып үсә. 1943 елда 19 яшьлек егетне Бөек Ватан сугышына алалар. Яралана, контузия ала. Сугыш беткәч тә кайтармыйлар әле аларны, 1947 елга кадәр хезмәт итә. Кайткач Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, анда яхшы укый, укытучысы мактап китап та бүләк иткән аңа.

    1953 елда Арча районы Наласа сорт сынау участогына мөдир итеп җибәрәләр, аспирантурада укуын да дәвам итә. “Әти мин  районда югары белемле беренче агроном идем, дип искә ала иде”, – ди аның улы, “Игенче” ширкәте җитәкчесе, галим-агроном Марат Вахитов.

    Наласа сорт сынау  участогы үзенең матур эшләре  белән дан казана. 1960 елда Мирзаян Вахитовны “Октябрь” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Хуҗалыкның авыр хәлдә булган чоры була бу, уңыш та, терлекләрдән продукция алу да түбән. Фермалар, башка корылмалар да начар хәлдә. Хуҗалык яңа җитәкче килгәч яңа сулыш ала. Терлекчелек комплекслары төзелә, колхозчылар яңа йортлар сала, алдагы көннәргә ышаныч уяна. Иген уңышы гектардан 5–6 центнер булса, хәзер инде 30 центнерга җитә.

    Болар бар да, җир белән дөрес эш итә белү, ашламалар куллану, яңа технологияләр куллану нәтиҗәсе. Мирзаян Вахитов 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Хуҗалык яңадан-яңа үрләр яулый. 1971 елда колхоз Хезмәт Кызыл Байрагына лаек була. Районда орденга лаек булган башка хуҗалыклар юк дип беләм.

    Мирзаян абый батыр йөрәкле кеше булган. Узган гасырның 60нчы елларында, туфракны начарайта дип, люцернага каршы көрәш җәелдерелә. Комиссия килеп басуларны тикшереп йөри, партия күрсәтмәсен үтәмәсәң эшең харап. Мирзаян абый моның дөрес сәясәт түгеллеген аңлый, ерактагы бер басудагы люцернаны яшереп калдыра. Ил җитәкчесе алышыну белән люцернаның дошман түгеллеге исләренә төшә, ил буенча аның орлыгын эзли башлыйлар. “Октябрь” колхозы посылка тартмаларына тутырып люцерна орлыгы  сата. Наласа мәдәният йортының барлык агач өлеше әнә шул люцерна орлыгы акчасына сатып алына.

    Мирзаян абый үз өе янындагы бакчада умарталар тота, теплицада яшелчәләр, бакчасында карбыз, кавын, виноград, алма үстерә.

    ТАССРның 100 еллыгы, район оешуга 90 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музеенда Мирзаян Вахитовка багышланган күргәзмә ачылды. Аны ачу тантанасында легендар шәхеснең улы Марат, авылдашлары, агросәнәгать көллияте студентлары һ.б. катнашты.

    Ильяс Фәттахов

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: