Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Намуслы хезмәт уңыш китерә

    Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы 1930 елның 29 июлендә районыбызның Угез-Елга авылында туган.

                                                                                         ТАССР төзелүгә 100 ел

     

                                                                                           

          Аның балачак һәм яшьлек чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул елларда авылдагы барлык хезмәт хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Сугышка алынган әтисе Сәгъдулла Смоленский янында барган сугышларда һәлак була. Шәрифулла да 12 яшеннән ат белән җир сукалый, тырмалый һәм башка эшләр башкара. Ул мәктәптә укуын тәмамлагач, 1946 елдан “Шушма” колхозында эшли башлый. Аңа һөнәр сайлау турында уйланырга урын калмый, гаиләгә булышырга кирәк була. Ул вакыттагы хезмәтләре өчен Шәрифулла “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.    

          1952 елда армия сафларына алына, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, Үрнәктәге училищеда укып механизатор һөнәре ала һәм гомере буе тракторист булып эшли.

          Илебездә чирәм җирләрне күтәрү хәрәкәте башлангач беренчеләрдән булып Шәрифулла авылдашлары Наил Шәяхмәтов, Фарук Габтелхаков белән бергә Казахстанның Күкчәтау өлкәсенә китәләр. Анда ул 1957-1959 елларда намуслы хезмәт итә, техниканы ныклап өйрәнә, җир эшкәртү серләренә төшенә. Ул елларда башкарган хезмәтләре өчен Шәрифулла Сәгъдуллин медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. Л.И.Брежневның “Кече җир”, “Яңарыш”, “Чирәм җир” китаплары басылып чыккан елларны күпләр хәтерлидер. Минем дә Шушмабаш мәктәбендә эшләгән вакытым иде, бу китапларны укып, алар турында халыкка аңлату эшләре алып бардык. Чирәм җирләрне турыдан-туры эшкәртүдә катнашкан Шәрифулла абый Сәгъдуллин катнашында Шушмабаш мәктәбе укучылары, Шушмабаш мәдәният йортында һәм туган авылы Угез-Елга клубында авыл халкы белән кызыклы очрашулар үткәрелгән иде. Ул бу очрашуларда хөрмәтле кунак буларак, беркем дә тормаган буш далада вагоннар куеп, илебезнең төрле  почмакларыннан килгән башка милләт вәкилләре белән аралашып яшәүләре, бер-берсенә ярдәм итүләре турында сөйләгән иде. Алар халыкны икмәк белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәр, ул чорның чын патриотлары булганнар.

          Казахстан далаларыннан зур тәҗрибә туплап кайткан Шәрифулла Сәгъдуллин 1959 елдан Северный совхозында механизатор булып эшли башлый. Ул игенче эшенә яңача карый, тракторны һәрбер шөребенә кадәр белергә кирәклегенә ышана, чөнки шуннан башка эшнең сыйфаты булмаячагына ныклап төшенә. Ул үз эшен намус белән башкара, туңга сөргәндә, чәчү вакытында норманы ике-өч тапкыр арттырып үти. Шәрифулла абый елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә, берничә ел рәттән район механизаторлары арасында беренчелекне бирми, башкарылган эшенең сыйфаты югары булу, техник детальләрне, ягулык-майлау материалларын экономияле тотуы белән аерылып тора. Югары күрсәткечләргә ирешеп башкарган хезмәтләре өчен 1971 елда хөкүмәтебез Шәрифулла Сәгъдуллинны Ленин ордены белән бүләкли.

          Еллар узган саен Шәрифулла абый  икмәк үстерү эшенә яңача карый, җирне тиешенчә эшкәртсәң генә югары уңыш алып булуын үзе дә яхшы аңлый, башкаларга да өйрәтә. 1976 елның март аенда  1971-1975елларда СССРда барган IX бишъеллыкта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм дәүләткә сату буенча социалистик йөкләмәләрне үтәүгә керткән лаеклы хезмәте өчен Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырыла.

          Шәрифулла абый Сәгъдуллин җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Күп тапкырлар Шушмабаш авыл, Арча район Советы, ә 1980-1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Ул үз округындагы сайлаучылар белән очрашырга, аларның гозерләрен үтәүне оештыруга ярдәм итә. Шәрифулла Сәгъдулла улы 1982 елда Мәскәүдә узган СССР профсоюзларының XVII cъездында делегат буларак катнашты. Ул лаеклы ялга чыккач та мәктәп укучылары, авыл яшьләре белән очрашуларда катнашырга да вакыт тапты.

          Шәрифулла абый һәм Саяра апа бәхетле гаилә корып “Северный” совхозының үзәге булган Шушмабаш авылында үрнәк гаилә булып яшәделәр, бер кыз һәм өч улларына ныклы тәрбия үрнәкләре күрсәттеләр. Саяра апа Шушмабаш авылында почта өләште, соңыннан сельпода кассир булып эшләп лаеклы ялга китте. Шәрифулла абыйның зур уңышларга ирешүендә Саяра апаның  тырышлыгы бәяләп бетергесез. Бүгенге көндә  уллары Радик “Кырлай” ширкәтендә инженер, Рамис Әтнә үзәк больницасының хуҗалык эшләре буенча баш врач урынбасары, Рамил Шушмабаш мәктәбендә математика укытучысы, ә кызлары Рәзилә Үрнәк бистәсендә почтада эшләп лаеклы ялга чыкты. Шәрифулла абый балаларының  укуы белән гел кызыксынып яшәде.  Үзенең хезмәте никадәр авыр булса да, мәктәпкә, укытучыларга  аерым ихтирам, хөрмәт белән карый иде.Улы Рамил: ”Мин кечкенә вакытта әтине күрмәдем дә диярлек, ул тракторы белән яз-көз кыр эшләрендә булды, ә кыш көне эскерт тарттыру, хуҗалыкларга урманнан утын ташу белән шөгыльләнде,  алны-ялны белми хезмәт итте. Лаеклы ялга чыккач хуҗалыктагы барлык эшләрне аңа башкарырга туры килде, әнинең күрүе начарланды, Радик абыйның улы Рубис бездә үсте. Ул аны балалар бакчасына йөртте, үз улы кебек тәрбияләде. Әти бик төгәл, пөхтә, һәр эшне җиренә җиткереп башкара иде, гомүмән, ул һәрвакыт безгә үрнәк булды. Эштән туктагач та әтине районда һәм Казанда үткән алдынгылар слетларына чакырдылар, аны хөрмәт иттеләр”,- дип горурланып искә төшерә.

          Шәрифулла Сәгъдулла улының исемен мәңгеләштерү максатында  Шушмабаш авылының бер урамына аның исеме бирелде. Арча шәһәрендә 2006 елда ачылган “СССРның Социалистик Хезмәт Геройлары – безнең якташларыбыз галереясы”нда Шәрифулла Сәгъдуллинның бюсты куелган.  2016 елның май аенда Шушмабаш мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин истәлегенә мемориаль такта куелды.

          Агитатор буларак миңа да күп тапкырлар Шәрифулла абый белән эш вакытында очрашырга туры килде. Аның тракторы һәрвакыт төзек була иде, үзенең пөхтәлеге белән аерылып торды. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында  нормаларын арттырып үтәде, шуңа күрә дә агитатор буларак безне дә мактыйлар иде. Мин шушындый  фидакарьләрчә хезмәт иткән шәхесне күреп, белеп, аралашып яшәвем белән горурланам. Шәрифулла абый Сәгъдуллин  районыбызның горурлыгы булды, киң күңелле, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре, бигрәк тә яшьләрнең ихтирамын яулады. Аның: “ Тракторны һәрбер шөребенә кадәр белү, төзелешен өйрәнү мәҗбүри. Шунсыз синең эшең сыйфатлы булмаячак. Иген игү                                                           серләрен, агротехник таләпләрне гомер буе өйрәнергә кирәк.                                                           Җир хөрмәтләгәнне ярата”,– дигән фикере яшь механизаторларга киңәш итеп әйтелгән кебек. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган шәхесләрнең башкарган хезмәтләре югалмасын иде.

    “Казан арты” тарих-этнография музее

    директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

         

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: