erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наркотикларны рекламалаган өчен җаваплылык каралган

Кеше һәм закон

Йорт, бина диварларында, баганаларда төрле язулар күрергә мөмкин. Алар арасында наркотиклар сатылу турындагылары да күзгә чагыла.

Әлеге белдерүләрдә наркодилер белән элемтәгә керү өчен ICQ яисә телефон номеры, сайт яки телеграмканал адресы күрсәтелә. Шулай ук “тот-рыклы хезмәт хаклы” эш турында мәгълүмат булырга мөмкин. Гадәттә бу эш наркотиклар таратуга кайтып кала. Ә наркотиклар тараткан өчен 25 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Мондый белдерүләр язу законсыз рекламага яки наркотикларны пропагандалауга керә. Әлеге гамәлләр өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.13нче маддәсе буенча административ җаваплылык каралган: гражданнарга – 4000 сумнан 5000 сумга кадәр, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә – 40000 сумнан 50000 сумга кадәр, юридик затларга 800000 сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф салына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барлык очракларда да реклама продукциясе һәм аны әзерләү өчен җиһазлар конфискацияләнә, ә шәхси  эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр административ туктату күздә тотыла.

Динар Низамов,

район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X