erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Навальный сүзләре турында Иштирәков: Бөек Ватан сугышы ветеранын тәнкыйтьләү – аны мәсхәрә итү

Оппозиция блогеры Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы “ялагай”, дип мыскыл иткән иде.

ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк җәмәгать оешмасы республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков оппозиционер Алексей Навальный тарафыннан мыскыллауга дучар ителгән Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы яклап чыкты.

“Төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә һәркем үз фикерен белдерергә хокуклы, шул исәптән Алексей Навальный да. Һәр очракка да үз фикереңне белдерергә мөмкин, хакимиятне дә тәнкыйтьләргә була, кешеләрне дә, тик безнең өчен изге булган кешеләр категориясе бар. Бу, беренче чиратта, сугыш ветераннары. Илебез тынычлыгы өчен миллионлаган кеше башын салды, тик үз фикерен белдергән сугышветеранын тәнкыйтьләү – ул аларны мәсхәрә итү”, – дип белдерде Иштирәков.

Ул мондый сүзләрнең Бөек Ватан сугышы ветеранына рухи зыян салырга мөмкин булуын  билгеләп үтте.

“Тик кешләрнең авызын ябып булмый, шул исәптән Навальныйныкын да, тик моны утны-суны кичеп, исән калган кешеләргә карата да эшләргә ярамый. Мондый сүзләр белән аларны үтерергә телиләр, ә моңа юл куярга ярамый”, – диде Хәбир Иштирәков.

Навальный Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирүне хуплап яздырылган видео геройларын “сатлыкҗаннар” һәм "ялагайлар" дип атаган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге роликта шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Ишнат Артеменко да катнашты. Оппозиция блогеры Навальный аны “сатлыкҗан” дип атады.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/06-06-2020/ishtiryakov-o-vyskazyvaniyah-navalnogo-kritikovat-veterana-vov-eto-koschunstvo-5748113

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X