Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Немец солдатларын күмгән әбием

    Бөек Ватан сугышы 75 ел элек тәмамланган, шулай булса да сугыш вакытындагы тирән яралар: ачлык, авыр хезмәт, ятимлек ачысы барысы да йөрәктә.  Авыр мизгелләр еллар узган саен йөрәкне ныграк сызлата. Менә мин үзем дә шушы сугышта катнашкан, бөек җиңү өчен үзләренең бөтен көчләрен, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча көрәшкән әби-бабай тәрбиясендә үстем.

                Бабаем Муллагали Бөек Ватан сугышында катнашкан, ә әбием Гөлбаһар җиңү килсен өчен барлык авыр эшләрне эшләргә мәҗбүр була. Бүгенге язмамны кадерле, яраткан әбием турында язасым килә. Мин тугач, 40 көннән әниемне эшкә чакыралар, менә шул вакытта әбием мине курыкмыйча алып калып тәрбияли, үстерә. Хәзерге вакытта кайнаналар андый адымга бара алырлар иде микән?... Шуның өчен дә бик якын ул безгә әбием. Әнием безне тәрбияләгәндә: “ Әби- бабаегызга каршы дәшмәгез, авыр сүзләр әйтмәгез, алар сезне тәрбияләгәндә төп ярдәмчеләрем булды,”- дип һәрвакыт безне кисәтеп торды.  Бүгенге көндә дә әбием үзенең төпле киңәшләрен биреп янәшәбездә гомер итә.                

          Сәмигуллина Гөлбаһар Сафиулла кызы 1926 нчы елның 18 нче августында Арча районы  Казиле авылында Сафиулла белән Гайшәбикә гаиләсендә 10 бала булып дөньяга килә. Вәзыйха апасының тамагына чыгып 8 яшьтә, Гөлчирә дигән апасы 7 яшьтә кызамыктан, Котдус абыйсы шулай ук кечкенә яшьтә вырып үлеп китә.  Хәбибулла, Сөнгатулла абыйлары Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалалар. Мәрьям, Хәтимә, Хәтирә, Фәриха апалары белән бергәләп авыр хәсрәтләрне күрә-күрә үсәләр. Казиле мәктәбендә 4 сыйныфка кадәр укый, аннан соң яна алфавитка күчкәч, уку авырлаша, хәрефләр танып-уку алмый башлагач, мәктәпне ташлый. Шуннан соң әбиемнең авыр хезмәт юлы башлана. “4 нче сыйныфтан соң колхозда хезмәт итә башладым: ат җиктем, 8 ел сугышка җибәрә торган тайлар карадым, Арча станциясенә ат белән ашлык ташыдым, шул ашлыкны берүзем күтәреп бушата идем” – дип елый- елый сөйли әбием. Тырыш хезмәте өчен бер тай бирәләр, шул тайны сатып сыер алалар, гаилә өчен авыр заманда зур куаныч була, сыер сөтен бәрәңгеләре беткәч, бәрәңгегә алмаштыралар. Шулай ук Арча зиратында үз яшьтәшләре белән кабер казып немецлар күмеп йөриләр. Әбием ул авыр вакытларны  бик дулкынланып искә ала: “Станциядән немецләрне атка өчәрне салып ташыйбыз, араларында исәннәре дә була, аларны Арча госпиталенә кертәбез. Аякта йөри алганнары җәяүләп, көчкә өстерәлеп Арчага менәләр иде. Бервакыт бер немецны жәлләп ярдәм итмәкче идем, милиционер: “Кемгә булышканыңны беләсенме?”, - дип кычкырганга сискәнеп киттем. Авыр, бик авыр хәлләр, алар да кеше бит инде... Үлгән немецларны Арча эвакогоспиталеннән немецлар зиратына ташып күмдек. Начарракларын, үлә алмаганнарын госпитальдә алып калмыйлар, кайсы салганда, кайсы зиратка барганда үлә иде. Бу 1943 елда иде, ул елны кыш бик салкын килде. Бервакыт  кабер эчендә ышыкланып,  өйлә вакытында дус кызым белән каткан ипи бн кәбестә суы ашап утыра идек, шунда 2 немец (йөри алганнары, хәлләре булганнары немецларны күмергә булышкан)  безне мыскыл итеп, көлеп өстебезгә үлгән немец солдатын атып бәрде, минем аркага килеп төште. Шулкадәр курыктык... Хәтта мин берничә көн авырып яттым, әнием әби алып килеп өшкертеп йөргәне әле дә исемдә. Икенче көнне больницага да алып менделәр. Шул вакыйгадан соң йөрәгем уңайсызланып калды. Эштән сон һәркөнне эссе мунчада юына идек. Атларны да авылга кергәндә зур чокыр аша дезинфикция ясап чыгаралар иде. Куркыныч авырулар эләкмәсен өчен, көндә шулай эшләнә иде.” Бу вакыта әбиемә бары 17 яшь була.

          Әбием Гөлбаһарны сугыш вакытында урман кисәргә дә җибәрәләр. Анда окоп ясау өчен 2 метрлы агачлар әзерлиләр, шул агачларны станциягә ат белән ташыйлар.  Шулай  ук көз көне арыш чәчүдә катнаша. Арчада юл төзелешендә катнаша, носилка белән  балчык ташыйлар. Сугыш вакытында кычыткан ашлары, бәрәңге сабагы ашыйлар, утыртырга дигән бәрәңге дә бетә; сыер асрыйлар, сыер сөтен ялгыз әбиләрдәге бәрәңгегә алмаштырып алалар, менә шулай көнне көнгә ялгап гомер итәләр. Әбиемнең яшьлеге авыр хезмәттә, ачлыкта үтә.

         Арча районы Кысна авылының сугыштан гарипләнеп кайткан Сәмигуллин Муллагали абый кунакка килгән Гөлбаһар апаны ошатып йөри, шуннан соң тота да урлый . Ул вакытта Сәмигуллиннарда да бик авыр хәлләр: ачлык, хәерчелек, җимерек өй, тәрәзә пәрдәләре урынына газета ябыштырылган, бүрәнә араларыннан мүкләре асылынып тора. Гөлбаһар апа Кыснада да авыр эшләрдә эшли: фермада сарык карый, бәрәңге базы төзегәндә кирпеч сала, язын-җәен яшелчә бакчасында эшли.

    Муллагали абый белән Гөлбаһар апа иңгә-иң куеп 55 ел бергә гомер итәләр һәм 5 бала (Гөлсара, Гөлҗәүһәр, Нургали, Гөлзада, Гөлнур) тәрбияләп үстерәләр. Алар 12 онык бүләк итәләр, барлыгы 23 оныкчык һәм оныкчыкнын 2 баласы бар. Барлык балалары да, оныклары да исән-сау . Яшьлеге авыр сугыш елларына  туры килсә дә, картлыгы рәхәттә үтә әбиемнең. Бугенге көндә әтием Нургали һәм әнием Гөлфирә тәрбиясендә Кысна авылында төп йортта гомер итә. Ул үзе безне балачакта ничек караган булса, без дә аны хәзер кечкенә бала тәрбияләгән кебек тәрбиялибез. Ул безнең ярдәмгә мохтаҗ.

    Гөлүсә Хаҗиева, "Казан арты" музее хезмәткәре 

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: