erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров: "10 ел әниемне карадым"

Әнием миннән риза булсын.

Быел Татарстанның халык артисты, танылган нәфис сүз остасы Рәшит Сабировка 65 яшь тулды. Аның үзенчәлекле тавышын әллә каян таныйсың, мәгънәле шигырьләрен, төртмәле юморын да тамашачы көтеп ала. Соңгы арада Рәшит абый кайда югалды дисәм, Бәкер курортында ял итеп алганнан соң, туган авылы Яшел Үзән районы Бәчек авылына кайткан икән. — Рәшит абый, авылда ниләр эшлисез? — Җәй буе авылда яшәдем, кышка Казанга китәм. Очрашуларда, иҗат кичәләрендә катнашасым бар. Авылда бакча эшләре белән көн уза. Кызыл чөгендер, кишер, үземә җитәрлек кенә бәрәңге үстердем. Ел саен кабак утыртам. Ресторан тотучы танышым бар. Гадәттә, кабакны ул сатып ала. Калганын туганнарыма таратам. Кабакның төшен ашыйм, көн саен иртән бер стакан согын чыгартып эчәм. — Дөрес туклануга игътибар бирәсезме?   — Ир-атка аш кирәк. Ул ашказаны өчен файдалы. Бер профессор табиб өйрәтеп калдырган иде. Итне башта 20 минут аерым кәстрүлдә кайнатып алырга. Бөтен майлары, күбеге шунда җыелып кала. Аннары итне икенче савытка салып, аш пешерергә.   — Озак еллар әниегезне тәрбияләп, соңгы юлга озаттыгыз. Ир-атка җиңел булмагандыр?   — Әнием миннән риза булсын. Гаиләдә биш бала идек. Кызганыч, бүген апам белән генә калдык. Паркинсон авырулы әниемне 10 ел карадым. Үзем ваннага салып юындыра идем. Баштарак уңайсызланды. Мәзәккә бордым, “Синнән чыкканда оялмаганмын бит. Син дә уңайсызланма”, — дидем. Һәрчак догада булды. Акыллы хатын иде, урыны җәннәттә булсын. — Сәхнәдә шигырь уку онытылып бара кебек.   — Шулайрак шул. Артист Алмаз Хәмзин дә мине соңгы могиканга тиңли. Кызганыч, хәзер сәхнәдә төп максат көлдерүгә кайтып кала. Тамашачы акыллы, матур шигърияткә сусаган. Поэзияне аңлаучы, укый белүче генә сирәгәеп бара. — Пародия ясаучылар күбәйде кебек?   — Пародия кешедән көлү, мыскыл итүгә корылырга тиеш түгел. Артистны артист иткән үзенчәлекләрен күрсәткән матур пародияләрне уңай кабул итәм.   — Кешедә нинди сыйфатларны яратмыйсыз?   — Әти бик гадел иде. Беркайчан урлашмады. Булганы белән яшәде. Хәләл көч белән табылган акча гына килешә безгә. Кеше өлешенә кергән, урланган әйбер кирәк түгел. Икейөзлелекне яратмыйм. Синең алда бер, артыңда икенче төрле сөйли торганнарны кабул итә алмыйм. Кеше гомере кыска, яхшылык эшләп өлгерергә кирәк. Килә бер вакыт, мәңгелеккә китеп барасың. Синең турында начар сөйләмәсеннәр, үзебездән соң якты эз калдырырга тырышыйк. Бәчегемне бик яратам. Чишмәләре, таулары үзенә тартып тора. Туган ягыма һәрчак сөенеп кайтырга насыйп булсын.

  Эльвира МОЗАФФАРОВА

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ирек мәйданы 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31116

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X