Реклама
Икесе дә чибәр, икесе дә матур җырлый. Моңлы булулары әллә нәселдән микән?..
Җырчы Илмира Нәгыймова Инстаграмда язылучыларының сорауларына җавап бирә. Аларның күбесе концерт программасы белән бәйле. Кайбер сорау-җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Матуркай, ирең көнлиме?
- Юк.
- Ник Казанга күченеп китмисез?
- Күченәсе килми, Чаллыда рәхәт.
- Шигырьләр-җырларны үзегез язасызмы? Әллә көйләр, аранжировкалар гынамы?
- Көйләр генә.
- Илмира, син кайда туып үстең? Эльмира Сөләйманова синең апаңмы?
- Ижминводы. Өчтуган апам.
Менә бит, Илмира белән Эльмираны туганлык җепләре бәйләгәнен әле белми идек.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/N-giymova-bel-n-S-l-ymanova-tugannarmi-ll-160818/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз